- Биредә укытучыларны, галимнәрне, табибларны, аграрийларны, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшмәкәрләрне, идарәчеләрне, төрле һөнәр ияләрен сәламләүләренә шатмын. Сез үзегезне илгә, туган республикага хезмәт итүгә багышладыгыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга - аеруча хөрмәт. Без сезнең белән горурланабыз һәм җиңү белән исән-сау кайтуыгызны телибез.
Бу авыр вакытларда без бердәмлегебезне, Ватанга тугрылыгыбызны исбатладык. Хәрби бурычларны лаеклы хәл итәбез. Кардәш Донбасска ярдәм итәбез. Русиянең яңа төбәкләрендә тыныч тормышны торгызуда безнең республикадан медиклар, төзүчеләр, юл һәм коммуналь хезмәткәрләр катнаша, - диде Радий Хәбиров, килүеләрне сәламләп.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортостан да хәзер бер зур төзелеш мәйданчыгына әверелгән. Рекордлы темплар белән торак, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, дәваханәләр һәм спорт үзәкләре төзелә. Зур күләмле эшләр Уфаның 450 еллыгына алып барыла.
Төбәк Башлыгы искәрткәнчә, узган атнада республиканың зур делегациясе Петербург Халыкара икътисадый форумында катнашты. Без беренче тапкыр милли инвестиция рейтингы лидерлары өчлегенә кердек. Гомумән алганда, безне илнең иң уңышлы, динамик үсештә булган төбәкләренең берсе дип таныдылар.
"Миңа күп тапкырлар республика хезмәтчәннәре турында яхшы сүзләр ишетергә туры килде. "Башкортстанда талантлы кешеләр, чын патриотлар яши", – ди күпләр. Республикабызны иң абруйлы бөтенрусия һәм халыкара мәйданчыкларда һәрвакыт горурлык белән тәкъдим итәм. Сезнең һәрберегез, кадерле дуслар – яшьләр өчен иң яхшы үрнәк.
"Русия Федерациясенең атказанган журналисты» дигән мактаулы исемгә Гөлдәрия Йосыпова һәм Рәмзия Кәримова-Байбулатова лаек булдылар. Гөлдәрия Гатият кызы – иртәнге эфирның мөхәррире һәм алып баручысы, күп еллар телевизор караучыларга яхшы кәеф бирә, республика тормышын яктырта. Рәмзия Рафаэль кызы мөһим вакыйгалар урыннарыннан репортажлар әзерли. Коронавирус пандемиясе вакытында беренчеләрдән булып кызыл зонадан махсус репортаж ясады. Хәзер СВО зонасында якташларыбызның сугыш көннәре турында материаллар әзерли, социаль проектлар белән актив шөгыльләнә. Хөрмәтле дуслар, сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм!" - диде Радий Хәбиров.
Без дә лаеклы якташларыбызны ихлас тәбриклибез!