+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Августтан ниләр көтәргә быел?

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр, сынамышлар белән танышыгыз.

Августтан ниләр көтәргә быел?
Августтан ниләр көтәргә быел?

 

Бай, зәвыклы, купшы ханым төсле
Салмак кына атлап август килә...
Җәйге җилләр аша җырын көйли,
Кыңгыраулар чыңы белән көлә...

Августта иң рәхәт җәйге кичләр,
Августта мең төсле һәрбер иртә...
Чыклы, моңлы, нурлы – август бит ул,
Үз кадерен белгән патшабикә!

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Русия Кораллы Көчләренең Тыл хезмәте көне;
– 1914-18 еллардагы беренче Бөтендөнья сугышында һәлак бул­ган Русия яугирләрен искә алу көне;
– галим, әдәбият белгече Әхәт Вилдановка – 80 яшь;
– Социалистик Хезмәт Герое Мөнәвир Галиевның тууына 90 ел.
2 – Русиянең Һава-десант гас­кәрләре көне.
3 – Шагыйрә Тәнзилә Дәүләт­бирдинага – 60 яшь.
4 – Тимер юлчылар көне;
– күренекле язучы Булат Рәфыйковның тууына – 90 ел.
– “Кызыл таң”чы, Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хез­мәткәре, күренекле шагыйрь Марис Нәзировның тууына 75 ел.
6 – Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне;
– Русиянең Тимер юл гаскәрләре көне;
– академик Әхмәт Рәхимовның тууына 90 ел.
9 – Бөтендөнья асаба халыклар көне.
10 – Физкультурачылар көне.
11 – Төзүчеләр көне;
– Башкортстан умартачылары көне.
12 – Хәрби-Һава көчләре көне;
– Халыкара яшьләр көне.
13 – Социалистик Хезмәт Герое Сафа Истамгалинның тууына 100 ел.
15 – Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәймо­ратовның тууына 125 ел;
– Археологлар көне.
18 – Русиянең Һава флоты көне;
– Башкортстанның элекке җитәкчесе, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, техник фәннәр докторы Рөстәм Хәмитовка – 70 яшь.
19 – Башкортстаның атказанган рәссамы Ләйсән Рәхмә­туллинага – 60 яшь.
20 – Күренекле режиссер Айрат Абушахмановка – 50 яшь.
22 – Русиянең Дәүләт флагы көне;
– БАССР Министрлар сове­тының 1962-86 еллардагы рәисе Зәкәрия Акназаровның тууына 100 ел.
23 – Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимовның тууына 95 ел.
25 – Шахтерлар көне.
27 – Русия киносы көне.
28 – Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сабир Җиһаншинның тууына 100 ел.
29 – Халыкара ядро сынауларына каршы хәрәкәт көне;
– Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Пова­рисовның тууына 100 ел.
31 – Ветеринарлар көне.

Сынамышлар

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
* Томан озак таралмый торса – аяз көнгә.
* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
* Августта каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
* Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.
* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: