+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә тимер юллары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республиканың "Куйбышев тимер юлы" белән хезмәттәшлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

Башкортстан Башлыгы «Русия тимер юллары»ның республиканың тимер юл инфраструктурасы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм Куйбышев тимер юлы коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

– Без сезнең белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. – «Русия тимер юллары»нда бик дисциплиналы кешеләр эшли. Соңгы елларда без уртак тырышлык белән йөк ташулар санын арттырдык.

Исегезгә төшерәбез, «Русия тимер юллары» компаниясенең Башкортстандагы профильле предприятиеләрендә 11 меңгә якын кеше эшли. Бу елның алты аенда пассажирлар ташу күләме 18 процентка арткан (2,7 миллион кешегә кадәр). Пассажирларның күп өлеше (2,3 миллион кеше) - республика станцияләреннән шәһәр яны маршрутлары буенча йөрүчеләр. Бу соңгы 10 елда иң яхшы нәтиҗә. Поездда ерак сәфәрләрне төбәкнең 450 меңнән артык кешесе сайлаган (үткән ел белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк).

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: