- Август һәрвакыт мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Төзүчеләр көне белән тәңгәл килә. Сезнең һөнәрегез бик гуманлы, чөнки төзү - зур дәрәҗә һәм тырыш хезмәт ул, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстанның заманча төзелеш комплексы уңышлы үсә һәм киләчәктә үсеш өчен куәтле потенциалга ия.
– Узган елда республикада 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды – бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 1 млн квадрат метрга күбрәк. Ә безнең бурыч – 2030 елга ел саен 4 млн квадрат метр күрсәткеченә ирешү. Мөһим казанышлар арасында шулай ук - алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итү. Хәзер безгә алга барырга бернәрсә дә комачауламый. Без инженерлык коммуникацияләрен үстерү, сез эре объектлар төзи алсын өчен «инфраструктур меню» аша җитди федераль акчалар җәлеп итәргә тырышабыз, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы шулай ук төзүчеләрнең Русиянең яңа төбәкләрен торгызуга керткән өлешен югары бәяләде һәм СВОда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru