+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 август , 20:09

Уфада тынлы оркестрлар музыка фестивале старт алды

Уфалылар һәм башкала кунаклары ике көн шәһәрнең 450 еллыгы уңаеннан музыка белән ләззәтләнәчәк. Бүген "Уфа яңгырый! " Бөтенрусия тынлы оркестрлар фестивале ачылды. Ике көнлек бай концерт программасы марш-парадтан старт алды.

Уфада тынлы оркестрлар музыка фестивале старт алды
Уфада тынлы оркестрлар музыка фестивале старт алды

Урыс дәүләт академия драма театры каршында оештырылган чарада Уфа, Екатеринбург, Пермь, Самара, Түбән Тагил һәм башка шәһәрләрдән тынлы оркестрлар катнаша. Оркестрлар төрле әсәрләр башкарачак.

Уфа балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең җыелма хоры, башкаланың иң яхшы иҗат коллективларының җыелма бал бию ансамбле күңелле программа тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә шулай ук шәһәр Мәдәният сараеның «Притяжение» җыр театры солистлары, «Держава» барабанчылар һәм мажореткалар һәм «Триумф» барабанчылар төркемнәре катнаша.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: