+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
3 сентябрь , 11:00

Җиргә төшә сары яфрак...

Быелгы сентябрьгә сынамышлар, истәлекле көннәр белән танышыгыз.

Җиргә төшә сары яфрак...
Җиргә төшә сары яфрак...

Җиргә төшә сары яфрак –
Үткән җәйнең күз яшьләре...
Яфрак-яшьләргә битараф
Кызыл миләш тәлгәшләре...

Миләшләргә, баланнарга,
Алмаларга сут тулыша.
Кала җәйләр еракларда...
Тирә-якта – көз сулышы...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Бөтендөнья тынычлык көне;
– Тынычлык өчен профсоюзлар хәрәкәте көне;
– Белем көне;
– Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне;
– Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әминевның тууына 100 ел.
2 – Русия гвардиясе көне;
– Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн;
– шагыйрь Мәкъсуд Сөндекленең тууына 120 ел.
3 – Террорчылыкка каршы халыкара теләктәшлек көне.
4 – Ядро тәэминаты белгечләре көне.
6 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләй­мановка – 70 яшь.
7 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрә һәм прозаик, Башкорт­станның атказанган мәдәни­ят хез­мәткәре Рәфыйга Усмановага – 70 яшь.
8 – Журналистларның халыкара теләктәшлек көне;
– Танкистлар көне;
– Халыкара укый һәм яза белүне тарату көне.
9 – Бөтендөнья матурлык көне.
10 – Социалистик Хезмәт Герое Динислам Имангуловның тууына 100 ел;
– Башкортстанның халык рәссамы Рамил Килмәмәтовның тууына 75 ел.
11 – Русия Кораллы Көчләренең тәрбия эше органнары белгечләре көне.
12 – Программистлар көне.
13 – Башкортстан халыкларының милли киеме көне.
14 – Мәүлит киче.
15 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне;
– Халыкара демократия көне.
16 – Халыкара озон катламын саклау көне;
– Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллинга – 50 яшь.
17 – Шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Мифтаховның тууына 85 ел.
18 – Уфада 1нче интернат-мәктәп – Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт гимназия-интернаты ачылуга 80 ел.
21 – Башкортстанның халык шагыйре, элекке “Кызыл таң”чы Сәйфи Кудашның тууына 130 ел.
22 – Бөтендөнья автомобильсез көн.
27 – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне;
– “Кызыл таң”ның элекке журналис­ты, Башкортстанның һәм Татар­станның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Фәрит Фаткуллинга – 75 яшь.
29 – Машина төзүчеләр көне;
– Башкортстанның халык чәчәне Сәет Исмәгыйлевның тууына 140 ел.
30 – Халыкара тәрҗемәчеләр көне;
– матбугат ветераны, Башкорт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре Ризван Хаҗиевның тууына 85 ел.

Сынамышлар

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз – җылы, кыш карлы булыр.
* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
* Пәрәвезләр күп очса, көз – җылы, кыш салкын килер.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
* Әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.
* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.
* Торналар югары очса, матур, җылы көз озак торыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: