Шушы көннәрдә Уфа Фән һәм технологияләр университеты 115 еллык юбилеен билгели. Әйе, әйе, уку йорты шушы аталышында әлегә икенче көзен генә каршыласа да, аның тарихы бик озын. Ул 1909 елда Уфа укытучылар институты буларак ачыла, 1919 елда Уфа халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә. 1929 елда аның базасында К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты оештырыла. Яңа уку йортында дүрт факультет (табигый фәннәр, физика-математика, география, тарих-филология) һәм 15 кафедра эшли башлый, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре ачыла.
СССР Министрлар Советы карары белән 1957 елда институт Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә. Аның беренче ректоры итеп Шәйхулла Чанбарисов билгеләнә. 4 ноябрьдә яңа уку йортының ачылу тантанасы үтә. Шушы көннән университетның бүгенгә кадәр сузылган данлы һәм шанлы тарихы башлана.
Республикадагы татар мәгарифе, мәдәнияте тарихы да әлеге уку йорты белән аерылгысыз бәйле. Башкорт дәүләт университетының (ул вакытта – К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты) тарих-филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча беренче студентлар төркеме 1950 елда кабул ителә. Аны башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев оештыра. Мөстәкыйль татар филологиясе кафедрасына нигез салу өчен Казаннан өч фән кандидаты – Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллин чакырыла. Алар 1958 елда урындагы белгечләр Әмир Фатыйхов һәм Земфира Заһидуллина белән берлектә татар теле һәм әдәбияты кафедрасын нигезли.
Тиздән яңа оешкан кафедрага “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны” гәзитләреннән Суфиян Поварисов, Бәйнә Газизова (Сәлимгәрәева), Радик Сибәгатов, Үзбәк Гыймадиев, Риф Мөхәммәтҗанов килеп кушылалар. Биредә Казан галимнәре Хәләф Гарданов, Фазыл Фасиев, язучы һәм шагыйрьләр Хәсән Сарьян, Муса Сираҗи, Вазих Исхаков та эшләп ала.
1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында татар филологиясе кафедрасына әле яңа гына Казанда кандидатлык диссертацияләрен яклаган ике яшь әдәбиятчы – Камил Дәүләтшин һәм Сәгыйдулла Хафизов килә. Шул ук чорда Мәскәүдән, тел буенча кандидатлык диссертациясен яклап, Алмас Шәйхулов кайта һәм кафедрага эшкә кабул ителә. Шулай итеп, БДУның татар филологиясе кафедрасы ныклап тернәкләнеп китә һәм ул 1990 еллар башына кадәр республикада бердәнбер татар фәнни-мәдәни үзәге булып кала, 3000нән артык белгеч әзерли. Башкортстанның һәм Татарстанның күпсанлы күренекле фән һәм мәгариф эшлеклеләре, каләм һәм сәнгать әһелләре тормыш юллары башында нәкъ әлеге бүлекне тәмамлый. Кафедраның бүгенге составы да төрле елларда татар-урыс бүлеген тәмамлаган белгечләрдән тупланган.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы 2018 елга кадәр “Филология” белгечлеге буенча махсуслашкан кадрлар әзерләп чыгарды. Аннары “Педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучылары әзерли башлады. Шул ук вакытта “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеге буенча магистратураның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре эшләп килә. Ел саен кафедра ике дистәдән артык югары категорияле белгеч әзерләп чыгара.
Бүген кафедрада 6 доцент – Г. Ө. Гайнуллина, И. Ф. Зарипова, З. С. Кәримова, Л. Р. Сәгыйдуллина, И. К. Фазлетдинов, М. С. Шәрипов һәм ассистент Г. Ф. Абдуллина эшлиләр. Кафедра Уфа Фән һәм технологияләр университетындагы Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының Ватан филологиясе югары мәктәбе составында эшли. Мөдир вазыйфасын филология фәннәре кандидаты, доцент Илмира Зарипова башкара.
Татар-урыс бүлеге студентлары тулыканлы актив тормыш белән яши. Күптән түгел магистрант Ләйсән Йосыпова татар телен өйрәнү буенча мобиль кушымта эшләгәне өчен Русия Хөкүмәтенең 1 миллион сумлык грантына лаек булды. Доцент М. С. Шәрипов җитәкләгән “Сәләт” студентлар театры республикада һәм Идел-Урал буе төбәгендә үткәрелгән фестивальләрдә әледән-әле җиңү яулап тора. “Акчарлаклар”, “Тел чишмәсе” түгәрәкләре әгъзаларының иҗат җимешләре дә республика матбугаты битләрендә еш бастырыла.
Кыскасы, узган гасыр урталарында салып калдырылган традицияләр бүген дә дәвам итә, татар филологиясе кафедрасы университет белән бергә алга, яңа казанышларга таба атлый.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.