Бу хакта, "Әтиләр көне" уңаеннан, Рәис абый белән болай сөйләштек: "Безнең әтки – Ямалетдин Фәрәхетдин улы Ханнанов, 1929 елда Ярмәкәй районының Яңа Шах авылында туган. Бик яшьли ятим калган, Октябрьский шәһәрендә ФЗОда укып, шунда әнки белән гаилә корып, туган авылына кайтып төпләнгән.
Ул гомер буена тимер юлда эшләп, хезмәт казанышларына иреште. Алар безне – 4 ул, ике кызны үстерделәр.
Балачакта бөтен тәрбия хезмәт аша булды. Безнең уңга-сулга карарга мөминлек булмады, барысы да иртән иртүк билгеләнгән иде. Шул ук вакытта, өйдә җыр-моң, гармун рухы бар иде. Әтки авыл башында җырласа, бөтен авыл һушы китеп тыңлап тора иде. Бигрәк тә озын көйләрне яратып башкарды.
Әтки була белү – аерым бер сәләт, онытмыйк, егетләр!"
#ПапесЛюбовью, #Папаможет, #Отецмолодец, #Деньотца #Поздравимпапу,