Бу хакта Мишкә районының Бабай авылында туып-үскән, әлеге көндә Уфа Нефть-техник университеты хезмәткәре, җырчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Шәкүров болай сөйли:
- Безнең әти-әнибез - сугыш чоры балалары. Икесе дә, әтиләре фронтка китеп һәлак булганда, бик кечкенә булып калалар. Әти назыннан, балачак шатлыкларыннан мәхрум итә аларны сугыш. Шуңадыр да безне сөю-назга төреп, һич нәрсәгә мохтаҗлык белмәсеннәр, дип, иркәләп, үзләре безгә үрнәк булып, матур тәрбия биреп үстерделәр. Бүген дә “әти” дип әйтү белән шушы бәхетле, рәхәт мизгелләр искә төшә.
Кадерлебез, Шәкүров Сәхил Шәкүр улы, десант гаскәрләрендә хезмәт итеп, баһадирдай бик көчле һәм батыр булса да, күңеле искиткеч йомшак иде, йортыбызның кояшы иде. Без аны барыбыз да өзелеп яраттык, шуңа әтиебезнең безнең аралардан киткән чагы гомеребезнең иң кайгылы көне булды.
Бик тә уңган, нәрсәгә тотынса, шуны “коеп” куя торган алтын куллы әтиебез бер эштән дә куркып та, чирканып та тормады, ә инде башлаган эшен очламыйча туктамый иде.
Тракторчы да, мал караучы да, балта остасы да, төзүчеләр бригадиры да, урманчы да булып 40 ел туган авылыбыз Бабайда намуслы хезмәт салды.
Үз гомерендә һичбер кешегә тавыш күтәрә белмәгән, бер кешегә авыр сүз әйтмәгән, бөтен кешегә ярдәмчел, ачык күңелле булган, шуңа да авыл халкы ихтирам иткән, бүген дә иң якты хатирәләр белән генә искә алган әтиебезнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын, дип телибез.
Теләкләребез уртак, Илгиз Сәхил улы, уңышлар Сезгә!
#ПапесЛюбовью, #Папаможет, #Отецмолодец, #Деньотца #Поздравимпапу,