Барыбызга да "Роксана" радиосы аша яхшы таныш, мөләем тавышлы Елена Фатыйхова, Башкортстанның халык артисты Мәхмүт Фатыйховных җәмәгате болай ди:
- Әтиләребезгә хөрмәт, гомерлек рәхмәтебезне белдерү көне бүген! Минем әйткәнем дә бар инде - кулымнан килсә, әти турында китап язар идем!
Үземнең әти Фәнир Сибәгатулла улы да, җәмәгатемнең әтисе Мөдәрис Гобәйдулла улы да - сугыш еллары балалары. Ятимлекнең барлык ачысын, авырлыгын үтеп чыныккан, көчле рухлы чын ирләр, үрнәкле әтиләр иде алар. Урыннары җәннәттә булсын.
Гаиләдә бердәнбер кыз булганлыктан, әтинең миңа аерым карашы булды - авыр эшләрдән гел читләштерде, сәнәк, көрәк ише әйберләргә тотындырмады, миңа беркайчан кычкырып эндәшмәде. Әллә шуңа, хәзерге яшемдә дә кычкырып, усал дәшсәләр, коелам да төшәм. Аның нәкъ безнең әти булганы өчен мең рәхмәт!
#ПапесЛюбовью, #Папаможет, #Отецмолодец, #Деньотца #Поздравимпапу,