+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 октябрь , 09:19

Мин - "Бүре" Миңнегани малае!"

"Весна на Заречной улице" киносының Миякәчә дәвамы ничек булган?

Мин - "Бүре" Миңнегани малае!"
Мин - "Бүре" Миңнегани малае!"

Әтиләр көне уңаеннан, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов әтисе Миңнегани Бәхтегани улы турында болай сөйли:

- Әтинең язмышы ил тарихына аваздаш. Аңа 3 ай булганда әтисе Бәхтегани картәтәйне армиягә алганнар. Ул шуннан сугышка кереп киткән. 1942 елда Смоленск янындагы сугышта хәбәрсез югалган. Шуннан аның эзләре дә билгесез. Әти исән чакта мин аларны табармын дип уйлаган идем, булмады. Әсирлеккә төшеп, гомере чит илдә өзелдеме икән әллә, дигән уй да бар.

Әтисез малай, сугыш чукмары, үсеп, армиягә Хабаровск краена алына. Анда ике ел хезмәт иткәч, инде туган якка кайтуны көтеп алдык дигәндә бер көнне аларны сафка тезәләр. “Иптәшләр! Кытай чигендә хәлләр кискенләште. Ватан сезне тагын ике елга хезмәттә калырга чакыра. Боерык түгел, кем риза, бер адым алга!” Әти ике дә уйламыйча алга атлый.

Дүрт елдан соң кайтып төшә солдат Олы Кәркәлесенә. Билгеле, “первый парень на деревне” колач җәеп, тормыш елгасына кереп китә. “Бүре” кушаматы юкка гына бирелми инде кешегә. Шуның белән бергә ул оста гармунчы, җырчы, уңган шофер да була.

Шул вакытта авылга Бибинур исемле яшь укытучы килеп төшә. Әти аны бер күрүдә “үлә”. Шунда “Весна на Заречной улице” башлана, сюжет бермә-бер кабатлана – егет кичке мәктәпкә укырга керә, укытучы “апа”ны яуларга керешә.

Шулай итеп, безнең гаилә туа. Әти белән әни, ул еллардагы күп яшьләр кебек үк, Казахстанга чыгып китәләр, анда мин дөньяга киләм. Бераздан алар янә авылга кайтып төпләнә.

Әти озак еллар Миякә районының “Чулпан” колхозында шофер булып эшләде. Машиналарның терлесен йөртте. Ачы суыкта, буранда двигателен сүтеп җыйганнарын да карап торганым булды.

Бүгенге күзлектән карыйм да, безнең әти уникаль шәхес инде дип шаккатам. Гади авыл шоферы актер, искиткеч гармунчы, җырчы да булды. Тагын, үзе әти тәрбисе күрмәгән, аның нәрсә икәнен дә беләгән кеше булса да, безгә чын әти тәрбиясе бирә алды. Үз гомерендә тулы наркоз белән 10 операция кичереп, 85 яшенә җитте. “Бүре” дими, кем диясең?! Авылда миннән “Син кем малае?” дип сорасалар, мин, горурланып: “Бүре” Миңнегани малае!” - дип әйтә торган идем. Гомерем буена әтидән күчкән сыйфатларыма, аның тәрбиясенә рәхмәтлемен.

Бүген әти ишетми дә, күрми дә инде. Әмма үз тормышы белән яшәргә көч таба, безне кул җылыбыздан таный. Бу язманы үзе укымаса да, “Кызыл таң” гәзите укуыларына, аның якыннарына, халыкка җиткерә алуга шатмын.

Шул ук вакытта...

Без Айдар белән элемтәгә чыкканда, аның арыганлыгы тавышына чыккан иде. Бик күп рухи-матди чыгымнар бәрабәренә төзелгән яңа программасы белән гастрольләрен башлаган, Стәрлетамактагы концертыннан соң дустының әнисен 85 яшьлеге белән котлап чыккан... Кыскасы, халык артистының графигы тыгыз. Шунда да,безнең укучыларыбызга вакыт табуы - Айдарча инде. “Бүре” Миңнегани малаенча. Рәхмәт, дустыбыз!

#ПапесЛюбовью, #Папаможет, #Отецмолодец, #Деньотца #Поздравимпапу,

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: