+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 октябрь , 08:02

Тәлгать абый, улыгыз шәп җырлый!

Сезнең йөзгә кызыллык китерерлек кеше дә түгел. Кемгә охшатасыз бу егетне?

Тәлгать абый, улыгыз шәп җырлый!
Тәлгать абый, улыгыз шәп җырлый!

Ул - Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковның әтисе Тәлгать абый. Аның турында яраткан җырчыбыз болай сөйли:

- Әтәй 25 еллап комбайнда эшләде, кышларын фермада мич якты. Ул котельныйдан бөтен савучыларны җылы су белән тәэмин итә иде. Без, мәктәптән кайткач, ат җигеп, аңа утын ташырга тиеш. Аскын районының Билгеш авылы бу, кышларын кар нинди калынлыкта булганын үзегез чамалагыз. Алай да сынатмыйбыз!

Ат яратам, мәктәптән кайтып, шатланып, ат җигәргә тотынам. Әтәйгә тагын бер тәүлеккә җитәрлек ярылмаган утын түмәрләрен китереп аударганда рәхәт инде!

Азсүзле үзе, алай да аның ягымлы күз карашына лаек булсаң, бәхет! Малайларча шуклык булса, бер генә карап куя. Бу караш икенче инде... Алай да булмаса, инәйгә “Әнисә, тый боларны”, – дисә, бетте...

Кызганыч, әтәй 63 кенә яшендә вафат булды. Мин армиядән кайткан гына чак, туганнарым мәктәптә укый иде. Фермадан чана табаны алып төшкәннәр, энекәшләр фләге белән суга киткән булган. Кайтуларына әтәй егылган, инәй эт өргәнгә чыкса, ул инде җан биргән булган.

Шушы кыска гына гомерендә безгә үзебезнең, балалар, оныкларның гомеренә җитәрлек җылылык, матурлык калдырды әтәй. Малайларга да, кызларга да кирәк булган әтәй тәрбиясен онытмыйк!

 

#ПапесЛюбовью, #Папаможет, #Отецмолодец, #Деньотца #Поздравимпапу,

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: