"Кызыл таң" ветераны, шагыйрә Рәфыйга Усмановадан барлык комсомолларга ялкынлы, кайнар сәлам!
МАЯК
(Комсомол туган көнгә)
Янда гына, канда гына
Идең әле син бая.
Кайда булдың син, кая?
Ялкынланып янып торган,
БАМнар корган, иген урган,
Комсомольская юность моя?!
Янда гына, жанда гына
Идең әле син бая.
И, яшьлегем, син чая,
Кайда булдың син, кая?
Йолдызларга юллар салган,
Сөю утларында янган,
Комсомольская юность моя?!
Таңда гына, янда гына
Иде әле ул бая.
Яшьлегемне ул чая
Үткәрмәдек һич зая.
Ялкынланды учагымда,
Гомеремнең һәр чагында
Яшәвемә маяк-мая -
Комсомольская юность моя!
Рәфыйга Усманова
29.10.2024