+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аграрийлар һәрвакыт алгы сызыкта!

Уфада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Аграрийлар һәрвакыт алгы сызыкта!
Аграрийлар һәрвакыт алгы сызыкта!

Бәйрәм уңаеннан республиканың бер төркем аграр тармак хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү “Торатау” конгресс-холлында узды.

– Агымдагы ел аграрийларны ярыйсы сынады: дөньякүләм вәзгыять, табигый-климат шартлары да шактый катлаулы булды. Шуңа карамастан, аграрийларыбыз җиң сызганып эшләде һәм югары нәтиҗәләргә иреште. Быел 3 миллион 200 мең тоннадан артык уңыш җыелды. Шикәр чөгендере игүдә исә рекордлы уңыш үстереп алынган. Уңыш үзебезнең республиканы тулысынча тзэмин итә, күрше төбәкләргә, чит илләргә сату мөмкинлеге дә бар, – диде Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов. – Авылларның нәтиҗәле үсешүе бик мөһим. Бүген авылларыбыздан бик күп егетләр алгы сызыкта хезмәт итә. Без аларның җиңү белән туган якларына кайтып, гаилә корып, балалар үстерүен, андагы аграр тармакта эшләвен телибез. Моның өчен барлык тиешле шартларны булдырырга тырышачакбыз.

Республика җитәкчелеге катнашлыгында тантаналы чаралар көннең икенче яртысында да дәвам итте.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан тантаналы җыелыш үтте һәм сәхнә осталары катнашлыгында бай концерт программасы күрсәтелде.

Автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: