Башкортстан Башлыгы визиты вакытында Хәрби дан музеен ачу тантанасы да узды. Аның экспозициясенең бер өлеше Советлар Союзы Герое, Мәчетле районыннан очучы-штурмовик Котдус Латыйповның тормышы һәм батырлыгы турында сөйли. Моннан тыш, килүчеләр учреждение үсешенә багышланган фотокүргәзмәне карый ала.
Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы "Карагай" коллективын шифаханәнең 55 еллыгы белән котлады һәм иң фидакарь хезмәткәрләргә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Эшләгән елларында "Карагай" күппрофильле учреждениегә әверелде, биредә искиткеч белгечләр эшли, тернәкләндерүнең алдынгы ысулларына таянып, нәтиҗәле дәвалану өчен барлык шартлар да булдырылган. Башкортстан табигатенең уникаль шифалы үзлекләре, хезмәтләрнең киң спектры һәм югары сыйфаты, тиешле дәрәҗәдәге сервис сезгә лаеклы уңыш һәм танылу китерде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бүген без үз хезмәтләре, югары профессионализмы белән Башкортстанның шифаханә-курорт тармагы энҗеләренең берсен үстерүгә зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәбез.
Төбәк җитәкчесе санаторийның республикада һәм аннан читтә киң танылу алуын билгеләп үтте. Республикада һәм күрше төбәкләрдә яшәүче дистәләгән мең кеше «Карагай»да сәламәтлеген ныгыткан. Шифаханәдә заманча технологияләр һәм стандартлар да кертелә. Барлык шифаханәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга булыша - гуманитар ярдәм җибәрәләр, яралы сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтүдә, вакытлыча урнаштыру пунктларын җиһазлауда актив эшлиләр. «Карагай»да махсус хәрби операциядә катнашучы 185 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары дәвалану һәм тернәкләндерү узган.
Фото: glavarb.ru