Тантана алдыннан Радий Хәбиров һәм хөрмәтле кунаклар 112нче Башкавдивизиянең легендар командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Төбәк җитәкчесе полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, «Иң яхшы участок полиция хезмәткәре», «Балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспектор» һәм «Административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру буенча иң яхшы инспектор» номинацияләрендә һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре, шулай ук дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
- Республиканың барлык халкы исеменнән сезгә яхшы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез һәрвакыт җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сафында торасыз. Сезнең ярдәм белән һәр дүртенче җинаять ачыла. Сезгә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау, сезгә ышанып тапшырылган участокларда җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан буенча эчке эшләр министры Александр Прядко билгеләп үткәнчә, полиция участок уполномоченныйлары хезмәте – хокук саклау органнары структурасында иң әһәмиятлеләрнең берсе.
- Хезмәт күрсәтелә торган территориядә сезнең роль һәрвакыт үзгәрешсез кала. Бу - халык, җәмәгатьчелек һәм Башкортстан полициясенең оператив бүлекчәләре белән актив хезмәттәшлек, – диде Александр Прядко.
Фото: glavarb.ru