Ак карларның иң саф чагы –
Декабрьдә.
Кыш төсмере ныклап керә
Киемнәргә.
Бәйрәм көтү очкыннары –
Күңелләрдә.
Озату һәм каршылау бар
Декабрьдә.
Ашкыну һәм ышану бар
Йөрәкләрдә.
Эшләр арта кар көрәүче
Көрәкләргә...
Эшсез, тыныч килә бу ай
Сирәкләргә.
Йөрәкләргә декабрьләр
Кирәктер лә...
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
3 – Халыкара инвалидлар көне;
– Юристлар көне.
4 – Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Айрат Әхмәтшинга – 75 яшь.
9 – Ватан геройлары көне;
– Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Гобәйдуллинның тууына 75 ел.
10 – Кеше хокуклары көне;
– күренекле театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сөендек Сәетовның туына 90 ел.
12 – Русия Федерациясе Конституциясе көне.
14 – Башкорт теле көне;
– Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Бану Вәлиеваның тууына 110 ел.
17 – Русиянең Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре көне.
18 – ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне.
20 – Русия Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре көне;
– Энергетиклар көне;
– Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Эрнст Ишбирдинның тууына 90 ел.
21 – Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Зинира Атнабаеваның тууына 90 ел.
24 – Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
– Филология фәннәре докторы Сәрия Мирҗанованың тууына 100 ел.
29 – “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фаил Фәтхетдиновка – 60 яшь.
Сынамышлар
* Декабрьнең егерме бишендә агачларга бәс кунса, алдагы җәйдә иген уңар.
* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; бәс булса да, ашлык уңар.
* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
* Карсыз декабрь – коры яз билгесе.
* Декабрь башында көчле бураннар чыгып, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
* Декабрь җилле икән, март җылы була.
* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соң килә.
* Декабрьдә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш мул булыр.
Фото: "oktlib.ru"