Арытаба Башкортстан Конституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кешеләргә вәкаләтләр бирү тәртибенең үзгәрүенә һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.
Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә Конституциягә һәм республика законнарына тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр әзерләү буенча комиссия төзелде. 2020 елның 18 ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шушы хакта указы дөнья күрде.
2021 елның 31 маенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте. Тиешле тәкъдимнәр, Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү комиссиясе тарафыннан эшләнде. Комиссиянең җентекле аналитик эше барышында дәүләт власте органнары, эксперт җәмгыяте, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар башлангычлары һәрьяклап каралды һәм тикшерелде.
Бик зур, җаваплы эш башкарылды. Комиссия әгъзалары тарафыннан 170тән артык тәкъдим кертелде, аларның 144е – Башкортстан Конституциясенә, 32се республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагыла. Бу эштә Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет каршындагы Эксперт советлары актив катнашты. Иҗтимагый берләшмәләрнең тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмады.
Закон проектында республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларга таләпләр билгеләнә. Русия территориясендә даими яшәүче, чит ил гражданлыгы булмаган 30 яшькә җиткән кеше республика Башлыгы булырга мөмкин, дип билгеләнә. Республика Башлыгына Русиядән читтә чит ил банкларында исәп (кертемнәр) ачу һәм тоту, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау тыела.
Закон проектында киң юнәлешләр буенча бердәм социаль юнәлешле федераль сәясәт уздыру буенча Башкортстан Хөкүмәтенең вәкаләтләре турында нигезләмәләр бар.
2021 елның 24 сентябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтай “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон кабул итте. 11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанның яңартылган Конституциясе үз көченә керде.
Документта Русия Конституциясенә 2023 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Конституцион судын гамәлдән чыгару турында нигезләмә бирелә. Шул ук вакытта Дәүләт җыелышы-Корылтайда Конституцион совет төзү дә күздә тотыла.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары республика Башлыгы тәкъдим иткән Башкортстан Конституцион советында вазыйфаларны биләүгә кандидатураларны раслады. Башкортстан Конституцион советын Хәйдәр Вәлиев җитәкли.
Башкортстан Конституциясенә төрле елларда төзәтмәләр кертелсә дә, 2нче статьясында язылганча, Төп законның асылы үзгәрешсез кала: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйммәт булып тора. Кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау – дәүләт буларак, Башкортстан Республикасының бурычы”.
Шунысы да игътибарга лаек: Төп законга үзгәрешләр кертү тормышыбызның уңай якка үзгәрүе, камилләшүе белән бәйле, шуңа да Конституциянең әһәмияте еллар узган саен арта бара.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.