+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
31 декабрь 2024, 18:45

"Үткән ел безне нык булырга өйрәтте!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына Яңа ел котлавы белән мөрәҗәгать итте. Анда ул түбәндәге теләкләрен җиткерде.

"Үткән ел безне нык булырга өйрәтте!""Үткән ел безне нык булырга өйрәтте!"
"Үткән ел безне нык булырга өйрәтте!"

"Кадерле дуслар!
Узып баручы ел безнең өчен җиңел булмады. Республика бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә катнашты. Без илебез яугирләре белән горурланабыз, аларга рәхмәт сүзләре әйтәбез. Аларның тизрәк өйләренә кайтуын көтәбез. Безнең геройлар бөтен республиканың, оборона предприятиеләренең, эшкуарларның, җәмәгатьчеләрнең, волонтерларның үзләре белән янәшә булуын беләләр. Без барыбыз да уртак җиңүебезне иңгә-иң куеп якынайтабыз. Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеген сакларбыз.

Безнең бурыч - өйләренә кайтучы геройларның гаиләләре, ветераннар турында чын кайгырту. Киләсе елда бөтен ил Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Без ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тагын да күбрәк игътибар бирәчәкбез", - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

Республика Башлыгы әйтүенчә, бу катлаулы чор безне күп нәрсәгә өйрәтте: иң мөһиме турында уйланырга, зирәк һәм чыдам булырга, сынаулар алдында тагын да ныграк берләшергә мәҗбүр итте. Радий Хәбиров ассызыклаганча, без энергиябезне авырлыкларны җиңүгә һәм иҗат итүгә юнәлттек, яратканнарыбызны, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тагын да ныграк бәяли башладык.

Радий Хәбиров Башкортстан халкына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм муллык, йортларына күңел, гаилә учагы җылылыгы теләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас