Анда болай дип әйтелә:
"Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Бу искиткеч бәйрәм безне берләштерә, һәр йортта гаиләдәгечә үзенчәлекле җылы атмосфера булдыра, кешеләрдә иң якты хисләр уята.
Сезгә сәламәтлек, билгеләнгән ниятләрнең тормышка ашуын һәм уңышлар телим!"
Шулай ук, котлауны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җибәрде.
"Хөрмәтле Радий Фәритович! Яңа ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.
Бу якты һәм һәркем яраткан бәйрәмнәрне без аеруча дулкынланып көтәбез, үткән елга йомгак ясыйбыз, киләчәк турында өмет белән уйлыйбыз, изге теләкләр телибез.
Узып баручы ел җәмгыять берләшүенең һәм үзара ярдәмләшүнең теләсә нинди проблемаларны, мөһим дәүләт бурычларын хәл итәргә, масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүен тагын бер тапкыр исбатлады. Бергә без илебезне көчлерәк итәбез.
Якынлашып килүче 2025 ел барлык максатларга ирешергә ярдәм итсен һәм сезнең хыялыгызны тормышка ашырсын, яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм гаилә учагында җылылык телим!"
Башкортстан халкын Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров котлады:
"Идел буе федераль округында яшәүче кадерлеләребез, сезне Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм!
Кыш килде, ә аның белән – иң матур бәйрәмнәр дә. Өмет һәм шатлык вакыты. Гаилә һәм дуслар вакыты. Якыннар белән вакыт уздыру, мәхәббәт һәм җылылык бүләк итү мөмкинлеге.
Тагын бер ел тәмамлана, һәм без бергә күп нәрсә эшли алдык. Бүген Ватаныбызны саклаучы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтлебез. Сез - геройлар, һәм бөтен ил сезнең белән бергә. Волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Оборона-сәнәгать комплексында эшләүчеләргә рәхмәт. Сезнең хезмәтегез бүген аеруча мөһим һәм кирәк. Сәнәгатьчеләргә, аграрийларга, бизнесменнарга, галимнәргә, укытучыларга рәхмәт белдерәм. Көн саен илебез хакына хезмәт салучыларның, Идел буе федераль округының 14 төбәгендә эшләүчеләрнең барысына да.
Әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына аерым сүзләр. Сезнең җиңүгә, улларыгызга, туганнарыгызга һәм әтиләрегезгә булган ышанычыгыз, һичшиксез, күптән көтелгән Җиңүне китерәчәк.
Дуслар! Ышанам, безнең бердәмлек һәм үзара ярдәм, уртак максатка омтылу, узып баручы елда намуслы хезмәт – уртак киләчәкнең ныклы нигезе.
Барыгызга да шатлык һәм уңышлар, игелек, чын дуслык һәм җылылык телим!
Якынлашып килүче 2025 ел һәм Раштуа белән! Барысы да яхшы булсын!"
Фото: glavarb.ru