XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта – төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьдә бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры – гыйнвар башында каршылый башлыйлар.
Октябрь революциясеннән соң, 1918 елда, большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә, вакыт исәбе 1* көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике тапкыр – беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.
Кыйтгалар буйлап
* СССР таркалганнан соң, Русиядән тыш, иске Яңа елны элекке совет республикаларында (Белоруссия, Украина, Грузия, Молдавия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан), шулай ук Азәрбайҗан, Үзбәкстанда (халыкның 40 процент чамасы), Балтыйк буе илләрендә һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр дә билгеләүне дәвам итә.
* Иске Яңа елны каршы алу традициясе Сербиядә һәм Черногориядә сакланган. Серблар бу бәйрәмне “Сербия Яңа елы” дип атый. Македониядә дә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. 14 гыйнвар Сербия Республикасында (Босния һәм Герцеговинаның бер өлеше) ял көне дип игълан ителгән.
* Иске Яңа ел, шулай ук, Швейцариянең кайбер немец телле кантоннарында билгеләп үтелә.
* Берберлар традицион рәвештә Яңа елны бербер календаре буенча билгеләп үтә. Алжирдагы берберларның Яңа елы 12 гыйнварда билгеләп үтелә. Алжир Президентының 2017 елның 27 декабрендәге указы белән 12 гыйнвар ял көне дип игълан ителде.
* Япон Иске Яңа елы “риссюн” дип атала, ягъни яз башлануны аңлата.