+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Календарьда бу көн
31 гыйнвар , 09:48

Быел февраль ниләр вәгъдә итә?

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар, сынамышлар, фенолог күзәтүләре белән танышыгыз.  

Быел февраль ниләр вәгъдә итә?
Быел февраль ниләр вәгъдә итә?

Озын кышның кыска ае,
Хуш киләсең!
Яратканны безнең сине,
Ай, беләсең!
Кыш булсаң да, язлар төсле
Еш көләсең,
Күңелләрнең иләс мәлен,
Ай, сизәсең!
Буранлап, җилләп аласың —
Кыш, янәсе!
Барыбер бит язлар белән
Бәйләнәсең...
...Күңел ачык, йозагы юк,
Тарт келәсен!
...Көтә йөрәк көлә-көлә
Март киләсен...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Композитор, Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кобагышевның тууына 75 ел.
2 – Язучы, журналист Фәнис Янышев-
ка – 75 яшь.
3 – Башкортстан Композиторлар берлеге оештырылуга – 85 ел.
4 – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.
5 – Данлыклы җырчы, РСФСРның һәм БАССРның атказанган артисты Хәбир Галимовның тууына 120 ел.
8 – Фән көне.
9 – Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне.
10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне.
12 – Күренекле җырчы, Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукованың тууына 75 ел.
13 – Бәраәт киче.
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне;
– бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел;
– күренекле шагыйрь, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кадыйр Даянның тууына 115 ел.
15 – Яугир-интернационалистларны искә алу көне;
– мәшһүр җырчы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 ел.
20 – Язучы, журналист, Башкортстанның атказанган укытучысы һәм мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Тапаковка – 70 яшь.
21 – Халыкара туган тел көне.
23 – Ватанны саклаучылар көне;
– РСФСРның атказанган юристы, профессор, Бөек Ватан сугышы яугире Шакир Вахитовның тууына 100 ел.
25 – Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне;
– РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Хәмит Яруллинның тууына 90 ел;
– “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты Рим Идиятуллинның тууына 85 ел.
26 – Матбугат ветераны, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Сәләх Сукбаевның тууына 90 ел;
– Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Тимур Гариповка – 50 яшь.
27 – Язучы, тәрҗемәче, журналист Айдар Хөсәеновка – 60 яшь.
28 – Кояш баю белән изге Рамазан ае башлана. Сәхәр ашауны кояш чыгудан 2 сә­гать алда тәмамларга кирәк.

Фенолог күзәтүләре

2 февральдә иртә белән кар — ашлыкның иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса — соң чәчкәне уңа.
3 февральдә салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
8 февральдә йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңар.
9 февральдә агачлар бәскә төренсә, тиздән җылытачак.
12 февральдә ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февральдә күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февральдә җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февральдә җылы булса, март башы суык булачак.
28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

Сынамышлар

* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.
* Февраль — карга бай, апрель — суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә күтәрелсә, көн аязая, суыта. Төтен җиргә ятса, көнне җылыта.
* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
* Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңар.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

Фото: "culture.ru"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: