Аны кем уйлап тапкан — билгесез. Ләкин ел саен кышын балык тотарга яратучылар бу көнне турнирлар һәм балыкчылар бәйрәмнәре белән билгеләп үтә. Февральдә, кагыйдә буларак, салкыннар артта калды, ә боз әле нык. Әмма быел Русиянең урта полосасында җылы кыш бәйрәмгә үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин.
Бәйрәм булса да, без балыкчыларны кисәтергә мәҗбүр: ноябрьдән республикада елгаларда алты кеше һәлак булган. Соңгы очрак шушы көннәрдә Ишембай районында теркәлде. Куркыныч янауга карамастан — соры боз, кар эреп, ачылган урыннар ─ берәү ялгызы гына Агыйделгә балык тотарга киткән. Кызганычка каршы, боз аның авырлыгын күтәрә алмаган һәм ул суга батып үлгән. Ирнең гәүдәсен елга төбеннән водолазлар алып чыккан.
МЧС хезмәткәрләре, хәтта салкын кышта да моның өчен билгеләнмәгән урыннарда елга һәм күлләргә чыгарга ярамый, дип кисәтә. Елга тиз аккан, тирән һәм җил өчен ачык урыннарда, сазлыклы яр буйларында, күперләр астында, камышлар һәм башка үсемлекләр үскән урыннарда боз җитәрлек калынлыкта булмый.
Фотода - "Кызыл таң" редакциясе фотохәбәрчесе, заядлый балыкчы Динар Кәлимуллин. Менә бу кеше елның нинди вакытында да елга-күлләрдә булыр. Аны зәмһәрир салкыннар да, коточкыч эссе көннәр дә куркытмый. Саграк бул, Динар! Сине һәм барча балыкчыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!