- Агымдагы ел Русия Президенты указы белән "Ватанны саклаучылар елы" дип игълан ителде. Безнең республикада ул "СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" буларак, аеруча кайгыртучанлык билгесе астында узачак. Бу - җиңүчеләр буынының бөек батырлыгына, тыл геройларының сугышчан казанышларына, һәлак булган сугышчылар истәлегенә хөрмәт. Бу безнең бүгенге геройларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт, - диде республика Башлыгы.
Ул ассызыклап үткәнчә, Башкортстанда туып-үскән меңнәрчә кеше сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәтә, күбесе дәүләт бүләкләренә лаек булды. 12 сугышчыга "Русия Герое" исеме бирелде, сигезенә – үлгәннән соң.
- Җиңүнең 80 еллыгын истәлекле вакыйга буларак каршылыйбыз. Быел 15 гыйнварда Президент указы нигезендә Ишембай шәһәре, Уфа кебек үк, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. иБөек Җиңүгә керткән өлешенә мондый югары бәя бирү аны хезмәт фронтында көне-төне фидакарь хезмәтләре белән якынайтучыларга иң яхшы истәлек булып тора. Без һәрвакыт Русиянең терәге булдык һәм булачакбыз, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Бүген - геройларны өмет һәм мәхәббәт белән көтүчеләр өчен дә үзенчәлекле көн. Без СВОда катнашучыларның гаиләләренә аларның ышанычлары, сабырлыклары һәм көтә белүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Сугышчылар һәм аларның туганнары турында хәстәрлек - иң мөһиме. Бүген 40тан артык төбәк ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла. Узган елда бу максатларга республика бюджетыннан 13,5 миллиард сум бүленде.
Башкортстан - тернәкләндерү эшен оештыру буенча лидерларның берсе. Узган елда безнең 15 шифаханәдә 3,5 меңгә якын СВО яугире сәламәтлекләрен тергезде, аларның гаилә әгъзалары белән бергә 5 меңнән артык кеше тәшкил итте. Бездә бу программа, һичшиксез, дәвам ителәчәк.
- «Ватанны саклаучылар» фондының илдәге иң яхшыларның берсе дип танылган республика филиалының уңышлы эш тәҗрибәсен билгеләп үтәм. Шәйморатов ордены кавалерлары клубы тәкъдиме буенча республикада мөһим мәсьәләләрне комплекслы хәл итү өчен СВО ветераннары ассоциациясе төзелде , - диде Радий Хәбиров.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Башкортостан» дәүләт концертлар залындагы тантаналы утырыш республика сәнгать осталары катнашлыгында бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Фото: glavarb.ru