+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
23 февраль 2025, 06:46

"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!

"Кызыл таң"ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов нинди "бабай" булган?

"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!

"Мин 1983-85 елларда Иркутск өлкәсенең Усолье Сибирское шәһәрендә хезмәт иттем, - ди Фаил Камил улы. - Аның беренче ике елы гына авыррак, ә аннан соң - дембель!

Аңа алдан әзерләнә башлыйлар, гадәттә, ярты ел калганда. Парад кителен, итекләрне (әлбәттә, барысы да уставны бозып, ләкин, аның каравы, нинди матур!) һәм дембель альбомын. Дембель модасы төрле вакытта төрлечә, ләкин асылы элеккечә кала - армиядән "при полном параде", кулына дипломат тоткан брутальный егет кайтып төшә. Кызлар - сокланып, кечерәк егетләр бераз көнләшебрәк карап кала, ә өлкәннәр хөрмәт белән карый - Ватанны саклаучы кайткан бит!

Заман үзгәрде, ләкин без гимнастеркалы яшьлекне онытмаячакбыз! Ватанны саклаучылар көне белән!"

Егетләр! Ә сезнең шундый шәп фотоларыгыз, истәлекләрегез бармы, бүлешегез әле безнең белән дә, сокланмаган кеше калмасын!

Фото" Фаил Фәтхетдиновның "дембель" альбомыннан.

"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
"Ике ел - армиядә, ә егерме яшьтә - "дед"!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас