1990 елда республиканың Дәүләт флагы, гербы һәм гимны кабул ителде.
1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы республиканың атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, республика дәүләтчелегенең рәсми символларының берсе – яңа флаг расланды. 1993 елның 12 октябрендә Башкортстанның Дәүләт гербы һәм гимны кабул ителде.
1990 елның 26 ноябрендә Башкортстанның Министрлар кабинеты республика флагы, гербы һәм гимнына иң яхшы проектка конкурс игълан итә. Конкурс комиссиясендә иҗади берләшмәләр, профессиональ рәссамнар, композиторлар, укытучылар, югары уку йортлары студентлары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре тәкъдим иткән кырыкка якын дәүләт атрибутлары проекты карала.
Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы итеп рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина тәкъдим иткән әләм сайлана һәм Югары Совет 1992 елның 25 февралендә республиканың яңа Дәүләт флагын раслый.
Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы – зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Үзәктәге ак полосасында алтын төстә курай чәчәге рәсеме төшерелгән.
Башкортстан Республикасының Дәүләт символикасы турындагы законда флаг төсләре түбәндәгечә аңлатыла: зәңгәр төс республика халыклары уй-ниятләренең ачыклыгын, яхшылыгын һәм чисталыгын аңлата; ак төс – тынычлык ярату, ачыклык, үзара хезмәттәшлеккә әзер булу; яшел – ирек, тормышның мәңгелеген аңлата. Курай чәчәге – дуслык символы, аның җиде таҗы – Башкортстан халыкларының берләшүенә башлангыч салган җиде ыруга ишарә.
Узган елларда Башкортстан флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билге-
ле – илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.
Дәүләт флагы көне – күпмилләтле республикабызның барлык халкын берләштерү, ватанпәрвәрлек һәм Башкортстан өчен горурлык бәйрәме!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.