+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!

Ышанмас идек, егетләр моның әллә ничә дәлилен белә! Аларны филармония артистлары да хуплый.

"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!

"Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов әйтүенчә, гәзиттә һәм "Тулпар", "Әллүки" журналларында матбугатны алга әйдәүчеләр, җанлы сүз сагында торучы гүзәл затлар эшли. Алар уңган хезмәткәр генә түгел, күбесе җәмәгать эшлеклесе, сөекле хатын, яраткан әни һәм дәү әни дә әле! Матбугат йортының алтынчы катында чибәрләр дә күбрәк, ахры, ди мөхәррир... Ничек ышанмыйсың инде аңа?!

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең асыл егетләре - Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Халит Фатыйхов һәм Башкортстанның атказанган артисты Искәндәр Газизов шул ук фикерләрне җыр-моңнары аша җиткерделәр, безгә җылы тойгылар, якты хисләр бүләк иттеләр.

Егетләр әзерләгән шундый бүләкләрдән күңелләр нечкәреп, тату коллективта эшләвебезгә шатланып таралыштык бәйрәмнән. Әллә чыннан да "йолдыз"лар инде үзебез?..

Фото: Динар Кәлимуллин.

"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
"Кызыл таң"ның кызлары - матбугат йолдызлары!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас