8 март күп гаиләләрдә ир-атлар хатын-кыз вазыйфаларының бер өлешен үз өстенә алган көн: ирләр аш әзерли, савыт-саба юа, өй җыештыра.
Рольләрне болай алмашу котлауның бер өлеше, бәйрәм кәефе тудыру өчен гадәти күренеш булып кабул ителә. Бу рольләрне алмаштыруда бернинди килешмәгән нәрсә дә юк, мондый гамәл, елына бер яки берничә тапкыр гына түгел, ә мөмкин кадәр ешрак башкарсаң да бары тик мактауга гына лаек.
Социаль тикшеренүләр ачыклавынча, нигездә ирләр кулы тимәгән өй җыештыру, ашарга әзерләү, балаларны һәм өлкән яшьтәге ата-аналарны карау кебек шөгыльләр хатын-кызларга уртача 23 еллык өстәмә эш икән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, хатын-кызлар ир-атларга караганда йорт эшен ике тапкыр күбрәк эшли, бер үк вакытта алар түләүле эшкә дә бара. Өй эшләрендә ярдәмне тигез хокуклы көнкүреш партнерлыгына әверелдерегез ир-атлар!
8 Мартта котлаган якын кешегезгә көндәлек яхшы бүләк булачак бу, ди белгечләр. Дөрес тә әйтә бит үзләре!
Фото: "Я - женщина!"