АКШта шундый ук исемдәге бәйрәм сентябрьнең беренче дүшәмбесендә Хезмәт көне дип билгеләнә, ә Япониядә “Хезмәткә рәхмәт көне” 23 ноябрьдә билгеләп үтелә. Хезмәткә һәм хезмәт ияләренә багышланган көннәр дөньяның 142 илендә бар, һәм алар барысы да нәкъ 1 майда бәйрәм ителә.
Тарихка күз салсак, бу датаны искә алу Американың Чикаго шәһәрендә башлана, анда 1886 елның 1 маенда зур эшчеләр протесты акциясе уза. Авыр шартлардан арыган кешеләр эш сәгатен тәүлегенә 8 сәгатькә кадәр чикләүне таләп итә. Әмма митинг куелган максатка ирешүгә генә түгел, протест белдерүчеләр арасында күпсанлы корбаннарга да китерә. 15 сәгатьлек эш көнен кыскартырга җыенмаган Америка хакимиятләре полициягә митингтагыларга каршы катгый чаралар күрергә боера. Нәтиҗәдә, йөзләгән кешене һәлак иткән киңкүләм ут ачыла. Шуңа карамастан, ел саен 1 май көнне эшчеләр протест акцияләре үткәрүне дәвам итә, аларны игътибарга алуны таләп итә.
Нәкъ менә Чикагодагы беренче протест акциясе истәлегенә бу датаны, беренче чиратта, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтә башлыйлар.
Мондый киңкүләм чыгышлар игътибарсыз калмый. 1889 елда Парижда үткәрелгән II Интернационал конгрессында 1 майны Бөтендөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге көне дип атарга булалар. Конгресста барлык дәүләтләр кешеләренең ел саен 1 майда митингка чыгарга һәм социаль характердагы таләпләрен тәкъдим итәргә хокуклы булуы турында карар кабул ителә. Шулай итеп, хезмәт бәйрәме рәсми рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә таныла.
Русиядә 1 Май бәйрәме тарихы 1890 елда Варшавада башлана. Америка коллегаларының үрнәге, полякларның гамәлләре белән илһамланып, Русия эшчеләре акрынлап протест акцияләре башлау турындагы уйга килә. Пролетариатның беренче киңкүләм демонстрацияләре 1897 елда үтә, бәйрәм сәяси төс ала.
Әмма, хезмәт бәйрәме рәсми рәвештә власть тарафыннан танылуга карамастан, киңкүләм күңел ачулар әле бик озак формаль булган характерда була. 1901 елда гына властьны алыштыруны таләп иткән беренче лозунглар күренә. 1912 елда пролетариат вәкилләре саны 400 меңгә җитә. Һәм инде 1917 елда миллионлаган кеше, патша хакимиятен буйсындыруны таләп итеп, урамнар буйлап атлый. Нәкъ менә бу елда Русия бәйрәме рәсми төс ала, ә демонстрацияләр һәм парадлар ачык рәвештә үткәрелә башлый. Һәр торак пунктта тоташ эш коллективлары кулларына гамәлдәге идеологияне чагылдырган плакатлар күтәреп, урамнар буйлап атлый. Ә аерым уңышларга ирешүчеләргә башкалабызның Кызыл мәйданында узган илнең төп парадында катнашу мөмкинлеге бүләк була.
Башта сәяси характерда булуга карамастан, вакыт узу белән ул халыкның яраткан бәйрәменә әверелә. Капиталистик тәртипкә каршы хәрәкәтләргә өндәгән лозунгларны тантаналы котлаулар язылган транспарантлар алыштыра. Кешеләр бу датаны ике көн ялга сөенеп, гаилә яки дуслары белән билгеләп үтә башлый.
СССРда 1 Май ел саен үткәрелә торган сәяси митингтан яраткан халык тантанасына әверелә. Кызыл флаглар һәм шарлар – бу датаның аерылгысыз атрибутлары. Өлкән буын әле дә ул вакытта бөтен ил буенча кабатланмас мохит тантана итүен бик теләп искә ала.
Советлар Союзы таркалса да, бу датаны билгеләүне дәвам итәләр. 1992 елдан ул Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип йөртелә. Хәзерге Русиядә бәйрәм үзенең башлангыч сәяси характерын югалтты. Бәйрәм тирәсендә элекке ыгы-зыгы юк, ә аның төп шатлыгы – өстәмә ял көннәре. Кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары бәяләве буенча, илнең күпчелек гражданнары өчен бу көн – күңел ачу, өстәмә ял һәм дача-яшелчә сезоны башлану өчен сәбәп. Бәйрәм инде кешеләрне элекке кебек дәрәҗәдә үк сөендермәсә дә, аның әһәмияте онытылмаган. “Тынычлык! Хезмәт! Май!” сүзләре бүген дә актуаль яңгырый.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.