

Төбәк җитәкчесе тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Соңгы алты елда Башкортстанда 53 мең укучыга исәпләнгән мәктәпләр, балалар бакчалары, 5 мең кешегә исәпләнгән хастаханәләр, сменасына 9 мең кешегә исәпләнгән поликлиникалар һәм тагын йөзләгән башка мөһим объектлар төзелде. Алга киткән инфраструктуралы заманча торак комплекслары – спорт мәйданчыклары, скверлар һәм парклар булдырдык, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, Башкортстанда төзелеш комплексы актив үсә. Башкортстан Башлыгы төзүчеләргә Русия төбәкләрендә яшәүчеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Чараның тантаналы өлешендә республиканың иҗат коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты дәвам итте.
Фото: glavarb.ru