

- Архитектураны катып калган музыка дип атыйлар, ә төзүчеләр аның ноталарын бетон һәм пыялада гәүдәләндерә. Сезнең хезмәтегез кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүгә һәм икътисади үсешкә нигез сала, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Аның сүзләренә караганда, соңгы 6 елда республикада торак тапшыру күләме бер ярым тапкырга арткан һәм 3,3 миллион квадрат метрдан артып киткән. Башкортстанда җан башына уртача торак белән тәэмин ителеш 30 квадрат метрдан артты.
– Бу залдагы һәркемнең зур казанышлары һәм төзелеш өлкәсендә җитди хезмәт юлы бар. Барыгызны да лаеклы бүләкләрегез белән чын күңелдән котлыйм! - дип йомгаклады Андрей Назаров.
Бүләкләү тантанасы барышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры төбәкнең төзелеш тармагының 103 вәкиленә бүләкләр тапшырды. Ахырда ул аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Фото: pravitelstvorb.ru