Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең аерылгысыз символлары. Алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлеген билгели. Дәүләт символларына ихтирамлы караш һәрберебездә гражданлык һәм патриотик үзаң формалаштыра, Ватанга мәхәббәт хисе уята.
Бүген илебез динамик үсеш юлында, дөньяның бөек дәүләте статусын кайтара. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия: ак – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне гәүдәләндерә. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген чагылдыра.
Хәзерге көндә дә флаг илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче күпмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклау омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль өлкә, мәдәният һәм спорттагы казанышларын берләштерүче символ булып тора.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.