Бу дата – милли хәтер, горурлык һәм фашизмга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән батырлыкның гәүдәләнеше. Нәкъ менә шушы көнне, 1944 елда, Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотина балтасы Муса Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең гомерен өзә. Алар барысы да Идел-Урал легионында эшләүче, фашистларга каршы яшерен оешма төзеп, тоткыннар арасында идеологик эш алып баручы патриотлар була.
Плетцензее төрмәсендәге үлем камераларыннан гильотина бинасына кадәрге 114 адым – бу ара һәр җәлилченең соңгы юлына әйләнә. Бу юлны алар башларын горур тотып, үзләренең дөреслегенә ышанып, туган халкына тугрылык саклап үтә.
Илне ярату – үлемнән көчлерәк
Фашистик Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлаганда, барлык милләт халыкларын бер-берсенә каршы куеп, СССРны эчтән таркатуны максат итеп куя. Бу максатта Идел-Урал легионы, төрле милли легионнар төзелә. Әмма әсирлеккә эләккән күпсанлы совет хәрбиләрендәге көрәш рухын юкка чыгара алмыйлар. Җәлилчеләр бу системага каршы торучы көчкә әверелә.
Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен төркем – шагыйрьләр, журналистлар, педагоглар, инженерлар, икътисадчылар – фашистлар төзегән Татар комитетында эшләп, дошманга каршы идеологик көрәш алып баралар. Алар легионерлар арасында яшерен үгетләү эше алып бара, листовкалар тарата, корал күтәргән очракта, аны фашистларга каршы кулланырга өнди.
Партизаннарга кушылган батальоннар
Җәлилчеләрнең үгет-нәсыйхәте нәтиҗәсендә, татар-башкорт легионерларыннан төзелгән беренче батальон Белоруссия партизаннарына каршы сугышка җибәрелгәч, алар фашист офицерларын үтереп, партизаннар ягына чыга. Икенче батальон белән дә шундый ук хәл кабатлана. Өченче батальон Карпатта Ковпак отрядына кушылырга тиеш була, әмма бандерачылар тарафыннан юк ителә. Ләкин бу батырлар коралларын беркайчан да үзләренең ватандашларына каршы юнәлтми. Димәк, фашистларның “корама юрган” сәясәте барып чыкмый.
Хыянәт һәм фаш ителү
Нәтиҗәдә, фашистлар яшерен эш алып барылуын аңлый. Аларга ярдәм итүче сатлыкҗан да табыла – Мәхмүт Ямалетдинов исемле кеше яшерен оешма әгъзаларын сата. 1943 елның августында кулга алулар башлана. Муса Җәлил, Фоат Булатов, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш һәм башкалар Тегель, Шпандау, Дрезден, Моабит төрмәләрендә тотыла. Җәзалауларга дучар булсалар да, берсе дә сынмый, Ватанга һәм намусына тугрылык саклый. Судта: “Мин — коммунист!” – дип җавап бирәләр.
Муса Җәлил Моабит төрмәсендә Фоат Булатов белән бер камерада утыра. Алар янында тотылган Бельгия антифашисты Андре Тиммерманс Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен саклап калдырып, соңыннан СССР Язучылар берлегенә тапшыра. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәре” дөнья күреп, соңрак Ленин премиясенә лаек була, ә шагыйрь үзе – үлгәннән соң СССР ордены белән бүләкләнә.
Үлем юлы
1944 елның 25 август иртәсендә 11 җәлилчене камералардан чыгаралар. 114 адымлык юл – үлем юлы. Шул мизгелләрдә Муса Җәлил иптәшләренә рух бирү өчен татар халык җырын җырлап җибәрә.
Сары сандугач микән,
Кара карлыгач микән
Аны үстергән әнкәсе…
Конвой тыймакчы булса да, җырны туктатмыйлар. Шаһитлар әйтүенчә, гильотина каршында алар иңбашларын бер-берсенә терәп, елмаеп басып торалар. Пастор Юрытко соңыннан болай яза: “Татарлар елмаеп үлде”.
Җәлилчеләр арасында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Мәләвез авылында туган Фоат Булатов аерым урын тота. Ул – техник белемле, язмыш җилләренә бирешмәгән, Гайнан Кормаш белән бергә оештыру эшендә актив катнашкан көрәшче. Аның турында хәтерне саклау, исемен мәңгеләштерү – безнең изге бурыч.
Рухи бөеклек символы
Җәлилчеләр батырлыгы совет халкының фашизмга каршы көрәштә күрсәткән рухи бөеклек символына әверелә. Алар – шагыйрь, укытучы, инженер, журналист, бухгалтер... төрле һөнәр ияләре. Әмма барысын берләштергән көч – туган телгә, Ватанга һәм хакыйкатькә тугрылык һәм мәхәббәт.
Муса Җәлил – үлем камерасында 100гә якын шигырь иҗат иткән бердәнбер шагыйрь. Ул – әдәбият һәм батырлык өлкәсендә икеләтә герой. Дөньяда башка мондый мисал юк.
Казанда Муса Җәлилгә куелган һәйкәл – чәнечкеле тимерчыбыкны өзеп, иреккә ташланган татар халкын гәүдәләндерә. Аның янында мәрмәргә уелган 11 батыр исеме – Җәлилчеләр исемлеге. Алар хакында китаплар, пьесалар, поэмалар, кинофильмнар иҗат ителде һәм төшерелде. Бу батырлык турында яшь буынга җиткерү эше өзлексез дәвам итәргә тиеш.
Җәлилчеләрнең даны мәңгелек!