Чибәр кыз син, сентябрь!
Бит очларың –
Алсуланып пешкән алмалар...
Сыгылып торган миләш тәлгәшләре –
Синең купшы, затлы алкалар.
Моңсу кыз, син, сентябрь...
Синең җырың –
Тавышлары китәр кошларның...
Үткән җәйнең күз яшьләре сыман
Тамчылары яуган яңгырның...
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Белем көне;
– Бөтендөнья тынычлык көне;
– Тынычлык өчен профсоюзлар хәрәкәте көне;
– язучы Хәмит Иргалинның тууына 75 ел.
2 – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел;
– Русия гвардиясе көне;
– Башкортстанның халык артисты Шамил Хәмәдинуровның тууына 75 ел.
3 – Мәүлит киче;
– Террорчылыкка каршы халыкара теләктәшлек көне.
4 – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Нурмөхәммәтовның тууына 100 ел;
– дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы Франис Сәйфуллинга – 75 яшь.
7 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
8 – Журналистларның халыкара теләктәшлек көне;
– Халыкара укый һәм яза белүне тарату көне.
9 – Бөтендөнья матурлык көне.
11 – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган төзүчесе, дәүләт эшлеклесе, меценат Миңнерәис Усмановка – 85 яшь.
12 – Башкортстан халыкларының милли киеме көне.
13 – Программистлар көне.
14 – Танкистлар көне;
– Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне.
15 – Халыкара демократия көне.
18 – Шагыйрә Зөбәрҗәт Янбирдинаның тууына 80 ел.
19 – Секретарьлар көне.
21 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне;
– Халыкара тынычлык көне.
22 – рәссам Александр Дворникның тууына 75 ел.
25 – Шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Флүзә Морзабаевага – 75 яшь;
– шагыйрь, педагог, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрвәр Галәветдиновка – 75 яшь.
26 – Башкорт халкының милли каһарманы, шагыйрь Салават Юлаевның вафат булуына 225 ел.
27 – Бөтендөнья туризм көне;
–Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне;
– Русия Герое Рәфыйк Ихсановка – 60 яшь.
28 – Машина эшләүчеләр көне.
29 – “Һәнәк” журналын чыгара башлауга 100 ел;
– Бөтендөнья йөрәк көне.
30 – Русиядә Интернет көне;
– Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия Федерациясе белән берләшү көне.
Фенолог күзәтүләре
1 сентябрьдә нинди һава торышы торса, көз шундый булыр.
2 сентябрьдә җил көньяктан ис-сә – җылыга, көнчыгыштан иссә – эсселеккә, көнбатыштан иссә – яңгырга, төньяктан иссә – корылыкка.
3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.
4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.
5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.
6 сентябрьдә яуган яңгыр – коры көз һәм киләсе елга муллык билгесе.
7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.
8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.
9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.
13 сентябрьдә көньяктан искән җил – солы уңышының мул булуына ишарә.
14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәрне суыта.
15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, һава торышы бозылыр.
16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәр көтегез.
17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.
18 сентябрьдә урманда миләш аз икән – октябрь коры, күп булса, яңгырлы килер.
19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.
20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга сабанашлык культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алмаштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар аз булыр, яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә – кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, һава торышы бозыла.
28 сентябрьдә торналар китсә, өч атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.
Сынамышлар
* Сентябрьдә күк күкрәсә,
көз – җылы, кыш карлы булыр.
* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
* Пәрәвезләр күп очса, көз – җылы, кыш салкын килер.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
* Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.
* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар.
* Торналар югары очса, матур, җылы көз озак торыр.