-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 сентябрь 2025, 07:17

Максатлар йөрәктә кабына!

“Хәзинә Тур” туроператорына нигез салучы Комил Сираҗетдинов 250 илдә булырга хыяллана.

Максатлар йөрәктә кабына!
Максатлар йөрәктә кабына!


Балачакта ул танылган сәясәтче булырга теләгән, яшьлегендә журналист карьерасы турында хыялланган, моның өчен БДПУның филология факультетын тәмамлаган, әмма тормышын сәяхәтләр белән бәйләгән. Бүген Комил Сираҗетдиновның “Хәзинә Тур” туроператоры — республикада иң популярлар исемлегендә. Аңа ул 2007 елда нигез сала, Уфадан Казанга автобус турлары оештыруда беренчеләрдән була. 18 ел эчендә фирма Башкортстан, Татарстан һәм Русия буенча 50дән артык маршрут булдыра. Бүген популяр юнәлешләр арасында Үзбәкстанга һәм Төрекмәнстанга сәфәрләр, VIP-турлар һәм эксклюзив сәяхәтләр бар.

Төп проектлардан тыш, компания социаль башлангычларда да актив катнашып, “Хәзинә Тур” хәйрия миссиясе кысаларында балалар йортлары белән туристлык маршрутлары аша хезмәттәшлек итә, балаларга мөмкинлекләрен ачарга, дөньяны танып-белүгә кызыксынуны арттыруга ярдәмгә килә.

2017 елдан Комил Сираҗетдинов Башкортстан туриндустриясе ассоциациясен җитәкли, Краснокама районы хакимияте башлыгы киңәшчесе булып тора.
Һөнәри казанышлары белән беррәттән, ул Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендә (Р. Кузеев исемендәге этнополитология институтында) аспирантура тәмамлаган һәм хәзерге вакытта, этномәдәни бәйләнешләр мәсьәләләрен тирәнтен тикшереп, тарих фәннәре буенча диссертация яклауга әзерләнә.
Әңгәмәдәшебез дөньяның 25 илендә булган, 250сендә дә булырга хыяллана.

Барысы да балачактан башлана

Комил Олим улы 1983 елда Үзбәкстанда туган, анда аның картәтисе белән нәнәсе 1960нчы елларда җир тетрәүдән соң җимерелгән Ташкентны төзекләндерергә җибәрелгән. Комилга 7 яшь тулгач, гаилә туган якка – Башкортстанның Краснокама районына кайта.
– Урыс теле укытучысы булып эшләгән әни китапка мәхәббәт, аң-белемгә омтылыш тәрбияләде, ә үги әти хезмәткә өйрәтте, – дип искә ала әңгәмәдәшебез балачагын. – Үзебез утын ярдык, мал-туар көттек. Авыл баласы өчен гадәти эшләр инде болар. Кыш көне теләсә нинди салкында, кайчак өч метрлы кар көртләрен ерып, мәктәпкә йөрдек. Мин яхшы укырга, энем белән сеңлем өчен үрнәк булырга тырыштым. Укудан тыш, мәктәптә һәм районда барлык чараларда катнаштым, түгәрәкләргә йөрдем. Университетка укырга кергәч, анда КВН оештырдым, команда белән республика һәм төбәкара уеннарда катнаштык.

Беренче адымнар

Университетта нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне белми идем әле. Хыяллар да гадәти иде: уңышка ирешү, фатир, машина сатып алу. Әмма бүгенге күзлектән карасаң, иң мөһиме ул түгел – кеше тормышта үз урынын, үзенә – рәхәтлек, ә җәмгыятькә файда китерә торган шөгыль табарга тиеш. Ул чагында калганы да булачак.
Миңа аны Санкт-Петербургта дөньякүләм таныл­ган корпорацияләрнең берсе үткәргән семинар ачыкларга ярдәм итте. Анда дустым белән очраклы гына барып кердем дияргә дә була. Әмма аннан максатка ирешү буенча көчле мотивация белән кайттым, үземә эшлекле көндәлек ачтым, анда беренче пункт итеп автомобиль сатып алуны һәм үз бизнесымны ачуны язып куйдым. Һәм тиздән максатларга ирешә башладым.

Уфа – Казан юллары

Тәүге сәфәр дустым Илдар тәкъдиме белән оештырылды – укытучыларны Казанга алып бардым. Автобус арендалап, кунакханә белешеп, маршрут төзедем дә, Татарстан башкаласына юл тоттык. Беренче тәҗрибә бик уңышлы булып чыкты: укытучыларны күрше республикада җылы кабул иттеләр, программа эчтәлекле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Идел буйлап яхтада экскурсия дә булды әле, анда укытучыларның берсенең туганы чакырды. Шул сәфәрдән соң фикер килде: ни өчен мондый турларны алга таба да уфалылар һәм төбәк халкы өчен оештырмаска?
Һәм инде ике атнадан соң без янә Казанга юл алдык. Өченче сәфәр 100гә якын кешене җыйды һәм танылган шагыйрь Рамил Чураголга багышланган тематик сәфәргә әверелде. Кыюланып китеп, Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиевка, шулай ук мәдәният министрына хат яздым, “Хәзинә” яшьләр үзәге ике тугандаш халыклар дуслыгын ныгыту кысаларында сәфәрне оештыруда ярдәм итүегезне сорый, дидем. Дүрт көннән Президент хакимиятеннән шалтыраталар: “Нинди ярдәм кирәк?” – диләр. “Акча кирәкми, иҗади очрашу оештыруда ярдәм итсәгез иде”, – дидем.
Рамил Чураголны хөрмәт итүчеләр ике зур автобус белән Казанга юл тотты, анда аларны бик яхшы оештырылган сервис кына түгел, ә язучылар белән очрашу, концертлар һәм экскурсияләр дә көтә иде.

Авырлыклар аша – җиңүләргә

Шул вакыттан алып туристлык бизнесы бары тик көчәя генә барды дип әйтү дөрес булмас иде. Җәй, ә аның белән бергә ял сезоны да узды, сәяхәт итәргә теләүчеләр азайды. “Хәзинә Тур” беренче кыенлыклар белән очрашты. Туристлар трансфердан да, кунакханәдән дә, туклану сыйфатыннан да канәгать булсын өчен күп көч куярга кирәк булды. Шуңа күрә беренче биш елда һәр төркемне үзем озатып йөрдем, ә сәфәрләр атна саен иде. 2010 елга бизнес тотрыклы үсеш юлына басты. Һәр ял көннәрендә фирма сәяхәткә 250-300 кешене җибәрә башлады. Башка юнәлешләрне үзләштерергә кирәк иде. Хәзер турфирма туристларга Башкортстан елгалары буйлап йөзү, Уфа буйлап экскурсияләр, Санкт-Петербургка автобус турлары, “Алтын боҗра” шәһәрләре, Сочи, Абхазия, Кырым, Русия һәм дөнья буенча башка юнәлешләр тәкъдим итә.

Яхшылык җирдә ятмый

2010 елдан хәйриячелек белән шөгыльләнә башладым. Бу бизнесны гына түгел, рухи иминлекне да сакларга ярдәм итә. Игелек, энергия әйләнеше булырга тиеш.
2011 елда без Шаһит Ходайбирдин исемендәге 1нче балалар йортының 9нчы һәм 11нче сыйныфларын тәмамлаган 15 укучыны Казанга бушлай алып киттек. Ә 2012 елның маенда туган мәктәбемдә иң яхшы укучылар өчен еллык стипендия булдырдык. Соңрак бу башлангыч “Атайсал – Кече Ватан” республика проектының бер өлешенә әверелде. Балачакта үземне дә күрше авыл эшкуары Уфага алып барып кайткан иде. Үзем дә туган мәктәбемнең 50гә якын укучысы өчен башкалага бушлай экскурсия оештырдым. Без балаларга Уфаның югары уку йортларын күрсәттек, аларны башкаланың иң истәлекле урыннарына алып бардык. Укучыларыбыз үзаллы тормыш юлына баскач үзләре дә бу игелек чылбырын дәвам итәр дип ышанам. Авыл яшьләре өчен бу зур мотивация булды, аларның дөньяга карашларын киңәйтте.

Үлем белән күзгә-күз карашып...

2020 елда башланган пандемия мине дә урап узмады. Үпкәләрнең 84 проценты зарарланган иде. Табиблар һәм стандарт булмаган савыктыру ысуллары үлемнән алып калды. Мондый хәлдән соң тормышка караш үзгәрә икән. Мин вегетариан булып киттем, 40 килограммга ябыктым, җәяү йөрим, көненә 10-15 чакрымга кадәр узам. Туклану синең физик һәм психик халәтеңә генә тәэсир итеп калмый, фикерләвең дә, димәк, эшчәнлекнең башка нәтиҗәләре дә шуңа бәйле. Әйләнә-тирәдәгеләргә уңай карарга, тормышка зарланмаска, илебезгә каршы тиңдәшсез санкцияләрнең яңа шартларында үзеңнең мөмкинлекләреңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк.

Үзебездә ял итәбез!

Русиядә ял итәр урын юк, диючеләр белән беркайчан да килешмәячәкмен. Калининградтан алып Камчаткага кадәр меңнәрчә урынга сәяхәт итәргә була. Эчке туризм бүген күтәрелештә, дәүләттән ярдәм бар. Соңгы ике елда гына да Башкортстанда 100гә якын яңа туристик маршрут барлыкка килде, кемпинглар һәм глэмпинглар арта. Моның өчен мин республика һәм ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм.
Клиентлар хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булырга тиеш. Чишмә районындагы Турахан Мавзолеена зур өметләр баглыйбыз, яхшы инфраструктуралы мондый объектлар туризм үсешенә этәргеч бирә. Бирегә башка төбәкләрдән һәм илләрдән кешеләр киләчәк.
Соңгы вакытта халыкны гастрономик туризм кызыксындыра, менә кайсы тарафны колачлыйсы бар әле! Уфада дистәләгән япон суши-барлары, итальян пиццерияләре, америка бургер-маклары исәпләнә. Инде берничә үзбәк, немец, шотланд, абхаз рестораны бар. Хәтта черногориянеке дә! Дүрт миллион кеше яшәүче республиканың миллионлы башкаласында башкорт милли ашларыннан авыз итәрлек, көйләрен тыңларлык, интерьерын күрерлек урын булырга тиеш. Башкортстанның уникальлеген ассызыклаучы яңа, үзенчәлекле туристик объектлар булдыру бик мөһим. Дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә яңа колачлы туристлык объектлары: Кыш бабай һәм Карсылу резиденцияләре, “Урал батыр”, “Акбузат” эпослары мотивлары буенча әкият паркы төзү мөмкинлеген табарга һәм бу эшкә керешергә кирәк.
“Хәзинә Тур” Русия туроператорлары реестрына кертелгән. Бүгенге көндә аның филиаллары республиканың берничә шәһәрендә һәм Казанда бар. Без беренче булып ел әйләнәсенә төбәкара маршрут ачтык, Үзбәкстанга шәхси турларны үстерәбез. Мин дөньяның күп кенә илләрендә булдым, һәркайсыннан яңа тәэссоратлар һәм тәҗрибә алдым, аннан кайткач, үзең яшәгән урын тагын да якынрак була. Ватандашларыма күңелле сәяхәтләр, онытылмас тәэссоратлар телим.

Резида ВӘЛИТОВА язып алды.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас