-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
3 октябрь 2025, 21:03

Остазлар хөрмәтенә – олы тантана

Уфада Укытучылар көне алдыннан педагогларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр.

Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Остазлар хөрмәтенә – олы тантана
Республика Башлыгы Радий Хәбиров укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә:
 
"Кадерле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!
Иң матур һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
 
Хөрмәтле педагоглар, сезгә Ватанны саклаучылар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген безнең мәктәпне тәмамлаучылар, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, алгы сызыкта лаеклы көрәшә. 
 
Педагоглар, укучылар һәм ата-аналар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләре турында кайгырту, каһарманнарыбыз истәлеген хөрмәтләү өчен берләште. Кадерле укытучылар, балаларда патриотизм, Ватанны сакларга әзерлек тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә.
 
Сезне тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез, шулай ук якынлашып килүче Республика көне белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, илһам, рәхмәтле укучылар телим. Сезгә эшегез шатлык китерсен, ә укучыларның уңышлары сезне яңа казанышларга рухландырсын!"
 
Фото: glavarb.ru
Автор: Денис Таваев
Читайте нас