-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 октябрь 2025, 19:22

"Сез - Русия фәненең, Башкортстан икътисадының алтын фонды"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Фәннәр академиясенең Металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемаларын өйрәнү институты коллективын оештырылуының 40 еллыгы белән котлады һәм «Перспектив материаллар физикасы һәм технологиясе - 2025» конференциясенең пленар утырышында катнашты.

"Сез - Русия фәненең, Башкортстан икътисадының алтын фонды"
"Сез - Русия фәненең, Башкортстан икътисадының алтын фонды"

Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, республикада фән өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелә. Башкортстан Башлыгы институтның илнең технологик суверенитетына керткән өлешен югары бәяләде, хезмәткәрләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Сез - Русия фәненең, Башкортстан икътисадының алтын фонды, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Институтның барлыкка килү тарихы, үсеше һәм эш юнәлешләре турында тулырак мәгълүматны аның фәнни җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясе академигы Радик Мөлеков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, институтның бу өлкәдә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр уздыра, белемнәрне авиация-космик техника, атом энергетикасы өчен эшләнмәләр һәм конструкцияләр ясау технологияләренең яңа материалларын һәм фәнни нигезләрен эшләүдә куллана.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас