1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы республиканың атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, рәсми символларның берсе – яңа флаг расланды.
Башкортстан Дәүләт флагын рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина ясаган. Анда зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь тигез полосалар, уртада сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төшерелгән.
Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле – илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.
1993 елның 12 октябрендә истәлекле вакыйга булды – Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны һәм гербы кабул ителде. Гимн да, герб та республика халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә.
12 октябрьдә республиканың Дәүләт гимны турында закон кабул ителде. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары – Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.
Республика Дәүләт гербы буенча эш ел ярымнан артык дәвам итә. 1993 елның 12 декабрендә Югары Совет Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы турында закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәшрияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.
Башкортстан Республикасы Дәүләт гербында милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендә чыгып килүче кояш фонында милли батыр Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнә. Түбәндә – курай чәчәге һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы төсенә буялган һәм “Башкортостан” дип язылган тасма.
1993 елда республика Югары Советы Башкортстан Республикасының яңа Конституциясе проектын әзерләде. 1993 елның 24 декабрендә Конституция Башкортстан Югары Советының чираттагы сессиясендә кабул ителде.
Яңа Конституция нигезендә Башкортстанда парламент – Дәүләт җыелышы-Корылтай формалаштырылды. Республиканың яңа парламентына депутатлар сайлау 1995 елның 5 мартында узды.
2002 елның 3 декабрендә “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон кабул итү белән конституцион реформа тәмамланды.
1990 елның 11 октябрендәге мөһим вакыйгадан соң, Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Башкортстан – Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. Бүген Башкортстан – Русия Федерациясенең әйдәүче индустриаль һәм авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Республика – илнең төп нефть чыгаручы, химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге.
Дистә еллар дәвамында Башкортстанның мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармаклары илдә алдынгы урыннарны били.
Республикада инновацион инфраструктура формалаша.
Башкортстанның икътисади һәм социаль сәясәте үзәгендә – һәр кешенең язмышы һәм тормыш сыйфаты өчен тигез шартлар булдыру. Яңа юллар, мәктәпләр, дәваханәләр төзү һәм аларны ремонтлау, шәһәр һәм авылларның җәмәгать киңлекләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыру, парк һәм скверларны төзекләндерү кешеләрнең яшәү мохитен үзгәртергә, республика халкының тормышын уңайлы һәм имин итәргә мөмкинлек бирә.
Башкортстан махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Русия Президентының гамәлләрен хуплап, аның бурыч-максатларын тормышка ашыруга кушылды. Республика халкы хәрбиләргә Җиңүне якынайтуда даими һәм тоемлы ярдәм күрсәтә. Республика СВО зонасына Русия Кораллы Көчләре составында мотоукчылар полкы һәм биш аерым батальон һәм “Росгвардия”нең ике батальонын озатты. Хәрби бүлекчәләрне матди-техник яктан тәэмин итү системасы оештырылды. Башкортстан СВОда катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаиләләре турында даими кайгырта.
2007 елда илкүләм дәрәҗәдә Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенең 450 еллыгы билгеләнде. 2019 елда исә Башкортстан 100 еллык олы юбилеен билгеләде. Республикабызның үткәне – данлы, киләчәге – якты!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.