Безнеке - "Гришка". Җирән кашканы тау астындагы "дубыр"дан алып кайткан бар иде. Аны шунда эшләүче абзыйлар йөгәнләп бирә дә, аның очын кулга сала. Йөгән белән бергә йөрәкне дә учка кысып менеп китәсең шулай урам ягына.
Йонлач аяклы авыр йөк аты, малкай, синең артан песи кебек йомшак басып кына, пошкыруын да тыеп, тавышсыз гына атлый. Куркытмый, янәсе... Капкадан килеп керүгә әткәй инде арба янында каршылый, "Иии, минем кызым, биш егетне алмаштыра!" - дип, салпы якка салам кыстыра. Белә инде, хәзер мин арбага менеп утырсам, үзе дә, әнкәй дә, нәнәй дә төшерә алмый. "Бүген дә кызыма куян күчтәнәче алып кайтам, үзен күрсә, бирми ул, шуңа куянны куркытмый, өйдә кала минем кызым..."
Әткәй йөргән һәрбер юлны белә Гришка, дилбегәсе белән кайсы якка барырга сигнал бирә, аны шундагы кирәк урынга алып барып куя. Күршедәге урыс авылына барганда "ызнакум"га керсә, дилбегә дә кирәкми, үзе кайта Гришка...
Бер елны әткәй катлаулы операция кичерде, берничә ай дәваханәдә ятты. Шул вакытта безнең Гришка беркемне дә якын җибәрмәде, аны йөгәнләргә тырышып карасалар да, соңыннан барысы да күнде, ул көне буена "дубыр" янындагы яланда йөри дә кичкә үз урынына кереп баса иде. Әнкәй белән аның янына барып киләбез. Безне ул ерактан танып, кешнәп каршы ала, әнкәй аның ак маңгаен сыйпаганда башын иеп тора. Әнкәй - атның, мин әнкәйнең күз яшьләрен сөртәбез...
Инде әткәй-әнкәй дә, Гришка да мәңгелек йортларына кайтып китте. Анда да капка баганасына кагылган тимер кулча бардыр, анда да әткәй дилбегәсен шунда бәйләп торадыр кебек...
Фото: социаль челтәрдән.