-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
31 октябрь 2025, 19:59

Радий Хәбиров Башкортстан халкын бәйрәм белән котлады

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Радий Хәбиров Башкортстан халкын бәйрәм белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын бәйрәм белән котлады

– Без бердәмлегебезне яңадан раслау, бу минутларда Русияне яклаучы геройларга ярдәм итү өчен җыелдык, - диде республика Башлыгы. - Бүген Башкортстан халыклары, моннан йөз еллар элек безнең ата-бабаларыбыз кебек үк, Ватанны яңадан иңгә-иң куеп саклый. Тарих күп тапкырлар безнең ил халыкларының сынаулар сәгатендә тагын да ныграк берләшүен исбатлады. Нинди генә дәһшәтле булып күренмәсен, теләсә нинди дошманны җиңдек. Шулай булды, әле дә шулай һәм һәрвакыт шулай булачак.

Радий Хәбиров бүгенге шартларда республиканың динамик үсешен дә билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы хезмәт коллективларына һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, республика халкының СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эшчәнлеген югары бәяләде.

Тантаналы чараны республиканың сәнгать осталары концерты дәвам итте.

Бәйрәм көннәрендә башкалабызның телеманарасы да матур итеп бизәләчәк. 4 ноябрьдә анда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан архитектур-сәнгати яктырту куелачак. Зорге урамында урнашкан телеманара Русия Федерациясе һәм Башкортстан флаглары сурәте белән бизәләчәк, ә яктылык панносында " Халыклар бердәмлеге көне белән!" дип язылачак.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас