Көздән кышка күпер сала
Ноябрьдә табигать.
Тиздән көзге каралыкны
Ак кар каплар, ниһаять.
Аклангандай булыр дөнья,
Сафлангандай бар хәят...
Аклык алдыннан каралык
Булып алу – бер гадәт...
Яфраксыз агач калтырый,
Яңгыр тора сибәләп...
Җир туңдырып,
кар яву да –
Шатлану өчен сәбәп...
Миләш кызыл,
балан татлы –
Дөнья көздән канәгать.
Ноябрьгә һич үпкә юк,
И зирәк син, табигать!..
Ләйсән Якупова.
Сынамышлар
Ноябрь нинди булса, яз шундый киләчәк, дип ышанган борынгылар.
1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе елның мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрь көнне кар яисә яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрь көнне Ай нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.
7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.
11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Су туңса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә таралса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яисә тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башкача җылытмый.
21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрь томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрьдә көн болытлы, яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне җепшек кар – буранга.
30 ноябрь көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Суд приставлары көне.
2 – Башкортстанның атказанган юристы, Салават Юлаев ордены кавалеры, генерал-лейтенант Рафаил Диваевка – 75 яшь.
4 – Халыклар бердәмлеге көне;
– тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Азат Ярмуллинга – 50 яшь.
5 – Күренекле тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор Марат Зәйнуллинның тууына 90 ел;
– күренекле галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Зиннур Ураксинның тууына 90 ел.
7 – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Роза Кәримованың тууына 90 ел.
8 – Халыкара КВН көне.
9 – Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммасның тууына 95 ел.
10 – Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне;
– Бөтендөнья яшьләр көне.
12 – Башкортстанның профсоюз хезмәткәрләре көне.
13 – Әдәбият галиме һәм педагог Мидхәт Гайнуллинның тууына 100 ел.
14 – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне;
– журналист һәм язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ. Дәүләтшина, М. Акмулла, Ә. Атнабаев һәм Ә. Ясәви исемендәге премияләр лауреаты Факил Морзакаевка – 75 яшь.
15 – Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне;
– язучы һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Низамовның тууына 90 ел.
16 – Бөтендөнья кул эшләре көне;
– Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыровка – 60 яшь.
17 – Халыкара студентлар көне.
19 – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне;
– язучы һәм журналист Шакир Янбаевның тууына 100 ел.
20 – Бөтендөнья бала хокуклары көне;
– тау инженеры, техник фәннәр докторы, профессор Наил Заһировның тууына 100 ел.
21 – Русия салым органнары хезмәткәрләре көне;
– Сибай поселогына шәһәр статусы бирелүгә – 70 ел;
– биология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган фән һәм техника хезмәткәре Искәндәр Ибраһимовның тууына 100 ел.
22 – Психологлар көне.
24 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрь Мөхәммәт Закировның тууына 75 ел.
26 – Русиянең Табигый фәннәр академиясе академигы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповка – 90 яшь.
27 – Диңгез пехотасы көне.
29 – Салават Юлаев һәм Юлай Азналинның Рогервик крепостена гомерлек каторгага китерелүенә – 250 ел.
30 – Аналар көне.