-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
7 ноябрь 2025, 11:10

“Без – октябрь баласы”

Бөек Октябрь социалистик революциясенә – 108 ел1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль белән 7 ноябрь) Петроград шәһәрендә Бөек Октябрь социалистик революциясе дип аталган тарихи вакыйга була. Нәтиҗәдә, Вакытлы хөкүмәт хакимияттән читләштерелә, һәм идарә итү II Бөтенрусия Советлар съездына күчә, анда күпчелекне большевиклар тәшкил итә. Революциянең башында Владимир Ульянов (Ленин) һәм аның көрәштәшләре тора.

“Без – октябрь баласы”
“Без – октябрь баласы”
Октябрь революциясенә кадәр үк, 1917 елның Февраль революциясе нәтиҗәсендә монархия бәреп төше­релә. Февраль революциясе чорында илдә эшче һәм солдат депутатлары Советлары, крестьян депутатлары Советлары, фронттагы армиядә һәм тыл гарнизоннарында солдат комитетлары оеша.

Февраль революциясеннән соң төзелгән Вакытлы хөкүмәтнең аграр һәм милли мәсьәләләрне чишүне тоткарлавы, шулай ук Русиянең беренче Бөтендөнья сугышында катнашуын дәвам итүе илдәге кризисны тагын да тирәнәйтә. Бу исә сул һәм милли партияләрнең көчәюенә китерә.

Илдә социалистик революция юлын сайлаган Русия социал-демократик эшчеләр партиясе (большевиклар) аеруча актив эшчәнлек алып бара. Алар бу революцияне бөтен дөньяга таралачак революциянең башлангычы дип саный. Большевиклар халыкка аң­лаешлы һәм популяр булган лозунглар тәкъдим итә: “Халыкларга – тынычлык”, “Крестьяннарга – җир”, “Эшчеләргә – фабрикалар”.

Халык властеның яңа органнары – Советларның барлыкка килүе дәүләт идарәсендәге кризисны тизләтә һәм яңа революция өчен шартлар тудыра. 1917 елның август-сентябрь айларында Советлар җитәкчелеге әкренләп большевиклар кулына күчә. Башта – Петроград һәм Мәскәүдә, аннары башка зур шәһәрләрдә дә алар өстенлек ала. 1917 елның көзенә больше­викларның сафында 300 меңнән артык әгъза була, партиянең үз хәрби оешмасы да формалаша. Алар Кызыл гвардия отрядларын контрольдә тота һәм кораллы күтәрелешкә әзерләнә. Баш күтәрү өчен Владимир Ленин җитәкчелегендәге Үзәк комитет политбюросы төзелә. Октябрь урталарында Петроград Советы каршында кораллы восстание штабы – Хәрби-революцион комитет оештырыла. Аның составына сул эсерлар, меньшевик-интернационалистлар, большевиклар һәм анархистлар керә.

Восстание 1917 елның 7 ноябрьгә каршы төнендә (25 октябрь) эшче, крестьян һәм солдат депутатларының II Бөтенрусия съезды эшли башлаган көнне оештырыла. Анда, большевиклардан тыш, башка сул партияләр дә катнаша. Күтәрелешкә чыккан халык шунда ук хөкүмәтне изоляцияли, аңа тугры хәрби көчләрнең шәһәргә килүенә комачаулый. Беренче чиратта күперләр, почта, телеграф, вокзаллар, электростанция һәм Дәүләт банкы кулга төшерелә. 7 ноябрь иртәсенә Кышкы сарайдан кала, бөтен шәһәр баш күтәрүчеләр кулында була. Вакытлы Хөкүмәт башлыгы Александр Керенский үзенә тугры гаскәрләр җыю өчен шәһәрдән качып китә.

7 ноябрь иртәсендә Владимир Ленин тарафыннан язылган “Русия гражданнарына” дигән мөрәҗәгать басыла. Анда ул хакимиятнең Петроград Советының Вакытлы революцион комитеты кулына күчүе турында хәбәр итә. “Аврора” крейсеры сигналы буенча 7 ноябрьдән 8 ноябрьгә каршы төндә революцион отрядлар Кышкы сарайны штурм белән ала һәм Вакытлы хөкүмәтне кулга ала. Восстание кан коюсыз гына уза диярлек. Бары тик Кышкы сарайны камау вакытында гына мылтыктан ату тавышлары ише­телә, артиллерия залплары яңгырый.

Петроградта 7 ноябрь кичендә ачыл­ган эшче һәм солдат депутатлары Советлары съезды Вакытлы хөкүмәт­нең бәреп төшерелүен хуплый. 8 ноябрьдә ул “Тынычлык турында декрет” (Русия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыга), “Җир турында декрет” (җир дәүләт байлыгы дип игълан ителә һәм крестьяннарга бушлай бирелә) кабул итә. Шулай ук Бө­тенрусия Үзәк Башкарма комитеты (ВЦИК) сайлана һәм Владимир Ленин җитәкчелегендә беренче Совет Хөкүмәте – Халык Комиссарлары Советы оештырыла.

Петроградтагы восстание җиңгән­нән соң, Мәскәүдә дә кораллы көрәш башлана. Анда революцион көчләр бик каты каршылыкка очрый, шәһәр урамнарында канкойгыч сугышлар бара. 1917 елның 15 ноябрендә зур корбаннар белән (баш күтәрү барышында 1000гә якын кеше үтерелә) Мәскәүдә совет власте урнаштырыла.

Октябрь ахырында Петр Краснов һәм Александр Керенский җитәк­челегендәге гаскәрләр Петроградны яулап алырга һәм Вакытлы хөкүмәт властен тергезергә омтылып карыйлар, әмма аларның бу тырышлыгы уңышсыз тәмамлана.

1917 елның октябрь ахырыннан 1918 елның мартына кадәр, Петроград һәм Мәскәүдән соң, Русия террито­риясенең күп өлешендә совет власте урнаштырыла.
Октябрь революциясе – дөнья тарихына зур йогынты ясаган, XX гасырның иң әһәмиятле сәяси вакыйгаларының берсе. Нә­тиҗәдә, Русия халкының язмышы гына түгел, җәмгыять һәм кеше хокуклары да үзгәрешләр кичерә.

Әлбәттә, революциядән соң ук халык мул тормышта яши башламый. Чөнки Октябрь революциясеннән соң илдә Гражданнар сугышы башлана. Илебез халкы “аклар” һәм “кызыллар”га бүленеп, бер-берсенә каршы сугыша. Ләкин шуңа да карамастан, революция уңай үзгә­решләргә китерә. Эшчеләр һәм крестьяннар озак еллар дәвам иткән коллыктан котыла. Яңа шартлар буенча бер кеше икенчесен мәсхәрәли алмый. Социаль изү һәм милли тигезсезлек юкка чыгарыла. Элегрәк эшче көч буларак кына файдаланылган гади халыкка игътибар арта. Наданлыкны бетерү өчен җитди чаралар күрелә, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә яхшы үзгәрешләр була.

Тарихчылар фикеренчә, XX-XXI гасырларда күпчелек сугыш­ларның, хәрби конфликтларның һәм илләрдәге махсус рәвештә оештырылган үзгәртеп коруларның төп сәбәбе бер – табигый байлыкларга бай территорияләрне яңадан бүлү. Революциягә кадәр Русия җирләренә Бөек Британия, АКШ, Германия һәм башка илләр кызыккан була. Әгәр революция булмаса, икътисады үсешмәгән, аягында көч-хәл белән басып торган илебезнең язмышы бик аянычлы булыр иде.

Русиядәге Октябрь революциясе Европа, Азия һәм Латин Америкасы илләре революционерларын да рухландыра. Нәтиҗәдә, изелеп, коллыкта һәм ач-ялангач яшәүче бик күп халыклар азатлык яулый.

Бүген җәмгыятьтә 108 ел элек тормышыбызны тамырдан үзгәрткән бу вакыйга турында төрле фикерләр яши. Кайберәүләр, революция булмаса, яхшырак яшәгән булыр идек, дип белдерә. Әмма, нәрсә генә әйтсәк тә, бүгенге мул тормышыбызга нәкъ менә Октябрь революциясе нигез салган. Сигез сәгатьлек эш көне, ай саен түләнүче хезмәт хакы, отпуск, ял көннәре, шифаханәләргә юлламалар… Ягъни, хезмәт кешесенә хөрмәт нәкъ менә революциядән соң күрсәтелә башлый.

1918 елның февралендә ил Григориан календарена күчү сәбәпле, революциянең беренче елын 1918 елның 7 ноябрендә билгеләп үтәләр. Ләкин вакыйга үзе элеккечә октябрь белән бәйле булып кала, бу рево­люциянең исемендә дә чагыла. Бөтен совет чоры дәвамында 7 ноябрьдә дәүләт бәйрәме – Бөек Октябрь социалистик революциясе көне билгеләп үтелде. 1927 елдан ул ял көне буларак билгеләнә. 1991 елдан бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнми, әмма 7 ноябрь көне 2005 елга кадәр ял көне булып кала. 2005 елның 21 июлендә Русия Президенты кул куйган закон нигезендә, 7 ноябрь “1917 елгы Октябрь революциясе көне” истәлекле дата булып калды.

1995 елның 13 мартындагы “Ру­сиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында” Федераль закон нигезендә 4 ноябрь Халыклар бер­дәмлеге көне буларак билгеләнә. Бу дата Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары тарафыннан Мәскәүне чит ил интервентларыннан азат итүгә багышланган.

Хәзер Октябрь революциясе көне календарьда бәйрәм көн булмаса да, өлкән буын вәкил­ләренең күңелендә ул зур бәйрәм булып саклана. 7 ноябрь – хатирәләрне яңарту һәм үткәннәрне искә төшерү көне дә ул.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас