Төбәк җитәкчесе Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Башкортстан халкы исеменнән сезгә җаваплы хезмәтегез, бурычыгызга тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Сезнең күбегез хәзер дә, үз бәйрәмендә дә, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итеп, постта тора, - диде Радий Хәбиров. - Коллегаларыгыз СВО уздыру зонасында кыю хезмәт итә, провокацияләрне һәм диверсияләрне кисәтә, Русиянең яңа төбәкләрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итә.
Чарада катнашучылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алды.
Тантаналы җыелышта, шулай ук, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм ветераннары чыгыш ясады. Алар полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Фото: glavarb.ru