-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 ноябрь 2025, 08:35

Хезмәткә тугрылык – йөрәк эше

Илеш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция капитаны Ирина Госманова һөнәрен яратып сайлаган

Хезмәткә тугрылык – йөрәк эше
Хезмәткә тугрылык – йөрәк эше

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне – илебезнең иң җаваплы һәм катлаулы һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү көне. Халык иминлеген саклаучы, закон тәртибен тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре һәрвакыт кыюлык, сабырлык һәм фидакарьлек күрсәтә. Үз эшенә ихлас бирелгән хезмәткәрләрнең берсе – Илеш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе, полиция капитаны Ирина Госманова.

Ирина Айдар кызы полициядә хезмәт итәргә кечкенәдән хыялланган.

— Балачактан хәрби формадагы кешеләргә сокланып карый идем, — дип искә ала ул. — Абый да гомер буе полициядә хезмәт итте. Унберенче сыйныфта укыганда мәктәпкә участок инспекторы килеп, МВД мәктәбенә укучылар җыю турында сөйләде. Минем өчен бу билге булды – балачак хыялын тормышка ашырырга вакыт җиткән икән, дип уйладым. Әнием дә мине хуплады. Шулай итеп, 2009 елда Уфа юридик институтына укырга кердем.

Курсант еллары җиңел булмый – көн тәртибе кырыс, таләпләр югары. Әмма Ирина Айдар кызы тырышлыгы һәм гаиләсе ярдәмендә барлык авырлыкларны җиңә. 2014 елда лейтенант званиесендә укуны тәмамлап, туган ягына – Илеш районы эчке эшләр бүлегенә эшкә кайта.

Хезмәт юлы төрле бүлекләрдә үтә: оператив хезмәттә дә, дежур бүлектә дә, икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегендә дә эшли. Берникадәр вакыт юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы булып эшләгәннән соң, 2019 елда шәхси состав белән эшләү төркеменә күчерелә.

— Бу өлкәдә иң мөһиме — хезмәткәрләрне дөрес сайлап алу, вакытында рәсмиләштерү һәм социаль гарантияләрен тәэмин итү, — ди ул. — Приказлар еш үзгәрә, аларны өйрәнеп, дөрес куллану кирәк. Безнең эштә төгәллек һәм җаваплылык иң беренче урында.

Агымдагы елның 15 сентябрендә Ирина Госманова Илеш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Хезмәт стажы — 16 ел. Бүген ул полиция капитаны званиесендә.

— Безнең эш вакыт белән чикләнми, — ди Ирина Айдар кызы. — Рәсми рәвештә эш көне 18:15 сәгатьтә тәмамланса да, еш кына кичке унда гына кайтып керергә туры килә. Әмма без моңа күнеккән, чөнки башкача булмый да.

Аның фикеренчә, полиция хезмәткәрләрен берләштерә торган сыйфатлар — дисциплина, җаваплылык, сабырлык һәм принципиальлек.

— Кешеләр төрле, һәркемнең үз холкы, үз язмышы. Шуңа күрә без һәрчак тынычлык сакларга, кешеләргә карата түзем булырга тиеш, — ди ул.

Илеш районы эчке эшләр бүлеге җәмәгать иминлеген тәэмин итү юнәлешендә даими эш алып бара.

— Районда профилактик рейдлар үткәрәбез, киңкүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклыйбыз. Моннан тыш, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яшьләр белән очрашулар оештырабыз, — ди капитан. — Безгә балалар еш килә: патруль машинасын карыйлар, музейда булалар, кинологның этләре белән танышалар. Бу очрашулар балаларны һөнәр сайлауга этәрә, полиция хезмәтенә хөрмәт уята. Соңгы елларда районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кими, бу да профилактик эшнең нәтиҗәсе булып тора.

Ирина Айдар кызы үзенең уңышларын гаилә ярдәменнән башка күз алдына да китерми.

— Безнең эштә якыннарыңның аңлавы бик мөһим. Кайчак тәүлек буе өйгә кайта алмыйбыз. Әгәр ирең яисә гаиләң сине аңламаса, тыныч эшләп булмый. Шуңа күрә иремә, әти-әниемә, якыннарыма рәхмәтем чиксез, — ди ул.

Капитан Госманова форманы горурланып йөртә.

— Формамны яратам, чөнки ул тәртипне, намусны, җаваплылыкны гәүдәләндерә. “Мундир намусы” дигән төшенчә безнең күңелгә бик тирән уелган, — ди ул.

Эштән буш вакытта Ирина Айдар кызы китап укырга ярата, гаиләсе белән табигатькә чыга, туганнары белән аралаша.

— Мин ишле гаиләдә үстем, биш бала без. Шуңа күрә туганлык җылылыгы минем өчен бик кыйммәт, — дип елмая ул.

— Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне — безнең һөнәрнең әһәмиятен тану көне, — ди Ирина Айдар кызы. — Бу бәйрәм безне берләштерә, ел дәвамында башкарган хезмәткә бәя бирә. Коллегаларыма сабырлык, чыдамлык, сәламәтлек телим!

Райондашларыма да иминлек, тыныч күк йөзе телисем килә. Һәм иң мөһиме — полиция хезмәткәрләренә ышаныч белән карагыз. Безнең төп максат – сезгә ярдәм итү!

Бу һөнәр ияләрен, шул исәптән Ирина Айдар кызын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас