-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 ноябрь 2025, 10:37

Каникулларда хәмерне тулысынча тыячаклар, ди...

Дөрес хәбәрме?

Каникулларда хәмерне тулысынча тыячаклар, ди...
Каникулларда хәмерне тулысынча тыячаклар, ди...

Яңа ел алдыннан спиртлы эчемлекләр сатуны тулысынча тыю башлангычы «Аеклык армиясе» хәрәкәте җитәкчесе Павел Болоянговныкы. Әмма республика парламентында, тәкъдим, реаль чарага караганда, күбрәк пиар-акциягә охшаган, дип саныйлар.

Декабрьдә һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны тулысынча тыю көтелгән нәтиҗә бирмәячәк һәм кире йогынты ясарга мөмкин. Мондый фикерне Башкортстан Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев белдерде.

"Тарих алкоголь сатуны тулысынча тыюның көтелгән нәтиҗәне бирмәвен күп тапкырлар күрсәтте. Бәйрәмнәрне аек үткәрергә ниятләүчеләргә ул кирәкми, ә алкоголь традициянең бер өлеше булганнар барыбер аны сатып алу ысулын табачак», — дип билгеләде спикер.

Аның сүзләренчә, мондый чикләүләр ялган хәмер базарын активлаштырачак һәм суррогат алкоголь белән агуланулар саны артуга китерәчәк. Моннан тыш, шау-шу да булырга мөмкин: кешеләр алдан ук спиртлы эчемлекләр сатып ала башлаячак, бу исә куллану күләмен арттырачак кына.

Сезнеңчә кайсы фикер дөрес?

Фото: "Моя Уфа"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас