-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 ноябрь 2025, 09:39

“Иң бай кеше мин!”

Ун балага гомер биргән Флүрә Фәттахова шулай ди

“Иң бай кеше мин!”
“Иң бай кеше мин!”

Иң якты, иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Аналар көне җитә. Бу көнне илебездәге бөтен әниләр дә чын йөрәктән әйтелгән җылы рәхмәт сүзләрен ишетә. Кечкенә бала да: “Синең иң яраткан кешең кем?” – дигән сорауга: “Әнием”, – дип җавап бирә. Әни – мәрхәмәт, акыл, матурлык идеалы. Ул – иң кирәкле, газиз кеше.

Бүген гәзит укучыларны Кушнаренко районының Ахта авылында яшәүче, ун балага гомер биргән, аларны кадерләп үстергән Флүрә Фәттахова белән таныштырабыз.
Кайберәүләр күп бала үстерүне авыр һәм мәшәкатьле дип уйлый, әмма язмабыз герое моны искиткеч бәхет дип саный.
Иске Кормаш авылында дөньяга килгән Флүрә үзе дә җиде бала тәрбияләнгән бердәм гаиләдә үсә. Яшьлеге чәчәк аткан мәлдә Ахта авылы егете Вазыйх Әхмәй улы белән таныша. Бер елдан алар өйләнешеп, иренең туган ягында яшәргә булалар.

Флүрә һәм Вазыйх Фәттаховлар алты ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергән. Алар – әти-әнисенең дөньядагы иң зур шатлыгы. Беренче һәм унынчы бала арасында яшь аермасы – егерме бер ел. Тырыш ана олы хезмәте һәм балаларына төпле тәрбия биргән өчен “Ана даны” медале, “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгән. Урындагы үзидарә органнары аны “Герой ана” исеме бирүгә тәкъдим иткән.

Гаилә башлыгы Вазыйх Әхмәй улы озак еллар шофер, колхозда терлекче, ферма мөдире булып эшләде. Флүрә апа гаять зур йорт хуҗалыгы алып баруына карамастан, терлекчелектә көч салды, мәктәптә җыештыручы, кибеттә сатучы булып та эшләде. Алар балаларында кече яшьтән үк хезмәт сөючәнлек тәрбияләде. Өлкән балалар нәниләрен үстерергә ярдәм итте, өй җыештырды, мал карады. Күмәк гаиләдә дөрес тәрбия алган, әти-әниләре кебек уңган, тырыш балаларның барысы да үсеп, үз гаиләләрен корган. Алар арасында медицина хезмәткәрләре, төзүче, эретеп ябыштыручы, сатучы, типографиядә басучы, слесарь, эшкуар кебек һөнәр ияләре бар.
Флүрә һәм Вазыйх Фәттаховлар кырык тугыз ел бергә гаиләләрен бәла-казалардан саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшәде. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы күптән түгел мәрхүм булган.

Бүген Фәттаховлар нәселендә — егерме онык һәм бер турун. Алар картәниләренә кунакка килергә бик тә ярата.
Олы яшьтә булуына карамастан, Флүрә апа әле дә бакча карый, терлек үрчетә, гаиләсен тәмле йорт икмәге белән сыйлый. Буш вакытында “алмаз мозаика”сы белән мавыга.

– Кул эшләрен бик яратам, алар мине тынычландыра. Күршеләрем, дусларым еш килә. Бергәләп сөйләшеп утырабыз һәм кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Шулай вакыт та тиз үтә, – ди ул.

Уңган хуҗабикәнең өендә һәрвакыт чисталык, тәртип, кунакчыллык тантана итә. Хәл белергә килгән якын кешеләрен ул үзе пешергән тәмле ризыклар белән сыйлый.
Менә әле дә, Аналар көне якынлашканда, аның йортында кеше күп. Газиз кешеләрен котларга балалары, оныклары кайткан. Тирә-юньдә ун балага гомер биргән бердәнбер ананы Иске Кормаш авыл хакимияте башлыгы Фларит Гыйрфанов та тәбрикләде.
Флүрә Рәхимҗан кызы – искиткеч сабыр, мәрхәмәтле, уңган әни. Аны якынлашып килүче күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Барча әниләргә дә балаларын исән-имин үстерергә насыйп булуын, гаилә сөенечләре, сәламәтлек телибез!

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Кушнаренко районы.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас