-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 декабрь 2025, 09:40

Саумы, декабрь!

Кышның беренче ае нинди булыр?

Саумы, декабрь!
Саумы, декабрь!

Үтте көзләр.
Йоклый инде дөнья...
Җилләр суза хәзер кышкы җыр.
Кошлар киткән күптән.
Тургай җырын
Хәтерлиме икән кышкы кыр?..

Кыш башлана.
Гөлләр сулган күптән.
Туңган җиргә ята ап-ак кар.
Үзе бер моң бит ул
Кыш башлану –
Димәк, язга инде өмет бар...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, галимә, СССРның мәгариф отличнигы, Русиянең шәрәфле гомуми белем бирү хезмәткәре, Башкорт­станның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре Галия Мөхәммәтҗановага – 75 яшь.
2 – Партия, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, туган якны өйрәнүче, Бөек Ватан сугышы яугире, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйзрахман Хисмәтул­линның тууына 100 ел.
3 – Юристлар көне;
– Халыкара инвалидлар көне;
– бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел.
5 – Композитор, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Сабитовка – 70 яшь.
6 – Данлыклы тюрколог, фольклорчы, этнограф Әбүбәкер Диваевның тууына 170 ел;
– тәүге “НефАЗ” автобусы чыгарылуга – 25 ел.
8 – Икътисад фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышы яугире Шаһит Бикбулатовның тууына 100 ел.
9 – Ватан каһарманнары көне;
– бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 125 ел;
– филология фәннәре докторы, профессор Мирас Иделбаевка – 80 яшь;
– билгеле шагыйрә, Башкортстан­ның атказанган укытучысы Нәҗибә Әминевага – 80 яшь.
10 – Башкорт халкының күренекле улы, дөнья күләмендә танылган галим Әхмәтзәки Вәлиди Туганның тууына 135 ел.
11 – Халыкара таулар көне.
12 – Русия Федерациясе Конституциясе көне.
14 – Башкорт теле көне.
16 – Җырчы, телережиссер, Ш. Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Гөлдәр Ишкуватовага – 50 яшь.
17 – Русия Стратегик тәгаенлә­нештәге ракета гаскәрләре көне.
18 – ЗАГС хезмәткәрләре көне.
20 – Русия Дәүләт иминлеге хез­мәткәрләре көне;
– Риэлторлар көне.
21 – Генерал-майор, хәрби эшлекле, Бөек Ватан сугышы яугире Мансаф Галиевның тууына 100 ел.
22 – Башкортстанның атказанган артисты, композитор, җырчы Дияна Ишниязовага – 50 яшь.
24 – Башкортстан Республикасы Конституциясе көне.
25 – Рәгаиб киче;
– күренекле язучы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Солтангәрәевның тууына 90 ел.
27 – Коткаручылар көне.
28 – РСФСРның атказанган, БАССР­ның халык артисты, шагыйрә, драматург Рәгыйдә Янбулатованың тууына 110 ел;
– галим-социолог, философия фән­нәре докторы, профессор һәм БАССР­ның атказанган фән эшлеклесе Нариман Аитовның тууына 100 ел.
30 – Уфада Археология һәм этнография музее ачылуга 45 ел.
31 – Яңа ел бәйрәме.

Сынамышлар

* Декабрьнең  егерме бишендә агачларны бәс сырса, алдагы җәйдә иген уңар.
* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; шулай ук бәс булса да, ашлык уңар.
* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
* Карсыз декабрь – коры яз билгесе.
* Декабрь башында көчле бураннар чыгып, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
* Декабрь җилле икән, март җылы була.
* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соң килә.
* Декабрьдә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш мул булыр.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас