12 декабрь – Русия тарихында мөһим дата, чөнки нәкъ менә шул көнне демократик җәмгыять һәм хокукый дәүләт формалаштыру өчен юридик нигез булдырылды.
Ун ел дәвамында 12 декабрь – Русия Конституциясе көне – ял көне булды. 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русия Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы, хәзер 12 декабрь эш көне дип санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.
Советлар Союзында 1923 елдан Конституция көне билгеләп үтелде. Башта Конституция көне – 3 августта, аннары июльнең беренче якшәмбесендә билгеләнде.
1930 елдан бәйрәм 6 июльдә билгеләнә башлый, ә 1936 елда аны, “Сталин Конституциясе” буларак билгеле яңа Төп закон кабул ителгәннән соң, 5 декабрьгә күчерәләр. Ул ял көне булды.
1977 елда яңа, “Брежнев Конституциясе” кабул ителгәч, бәйрәм көне 7 октябрьгә күчерелде. Бу көн СССР таркалганчы ял көне булып калды.
1993 елда бөтенхалык тавыш бирүе белән Русия Федерациясенең яңа Конституциясе кабул ителде. Бу процесс, Советлар Союзы таркалганнан соң, 1991 елда башланган сәяси кризисның йомгаклау акты булды.
Конституцияне кабул итәр алдыннан Русиядә Төп законны эшләү һәм тикшерүнең озакка сузылган процессы узды. Русиянең заманча Конституциясен әзерләү 1990 елның июненнән башлап 3,5 ел дәвам итте. Ул 1978 елгы РСФСР Конституциясен алмаштырырга, властьны бүлү, яңа сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр өчен тигезлек кебек яңа нигезләмәләрне үз эченә алырга тиеш иде.
Берничә ел эчендә Төп законның якынча 20 варианты эшләнә. Нәтиҗәдә, экспертлар төркеме, шул исәптән танылган юрист Сергей Алексеев, Санкт-Петербург мэры Анатолий Собчак һәм Русия вице-премьеры Сергей Шахрай тарафыннан әзерләнгән проект сайлана.
1993 елның 12 декабрендә Русия гражданнары яңа Төп закон буенча үз фикерләрен белдерә алган референдум булды. Сайлау участоклары бөтен ил буенча ачылды. Референдум нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның 58,4 проценты Конституцияне кабул итү өчен тавыш бирде, ә 41 проценты “каршы” булды. Тавыш бирү участокларына килү теркәлгән сайлаучыларның гомум санының 54,8 процентка якынын тәшкил итте.
1993 елның 25 декабрендә Төп законның тексты “Российская газета” битләрендә басылып чыккач, Русия Федерациясе Конституциясе рәсми рәвештә үз көченә керде.
Конституцияне кабул иткәннән соң, 12 декабрь рәсми бәйрәм дип игълан ителде. 1994 елда Русия Президенты Борис Ельцин Конституция көнен дәүләт бәйрәме буларак билгеләү турында указга кул куйды.
Конституция – дәүләтнең структурасын, функцияләрен һәм яшәеш принципларын билгеләүче Төп закон. Анда дәүләт төзелеше нигезен формалаштыручы төп аспектлар салынган. Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соңгылары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.
Ил Конституциясе зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур кыйммәт дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булдырды. Узган еллар дәвамында дәүләт властеның демократик нигезләрен гарантияләүче система барлыкка килде.
Конституциягә төзәтмәләр баштан ук диярлек кертелә. Конституцияне кабул итү мизгеленнән 1993 елда аңа Русиянең сәяси системасы һәм иҗтимагый төзелеше эволюциясен чагылдыручы сизелерлек үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.
1996 елдан безнең көннәргә кадәр Конституциягә Русия Федерациясе субъектларын эреләндерүгә һәм аларның аталышларын үзгәртүгә юнәлтелгән төзәтмәләр кертелде. 2009 елда Русия Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары арттырылды. 2014 елда Баш һәм Югары арбитраж судлар берләштерелде, шулай ук Русия составына Кырым һәм башка территорияләр кабул ителде.
2020 елда социаль мәсьәләләргә, медицинага һәм халыкара хокукка кагылышлы төзәтмәләр кертелде. Алар референдумга чыгарылды һәм Русия гражданнарының 77,92 процентының хуплавын тапты.
2020 елның 17 мартында Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында” Указга кул куйды. Тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнде. “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау тавыш бирүгә чыгарылды. Әмма пандемия аркасында тавыш бирү көне соңрак вакытка күчерелде.
1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүе узды. Әйткәндәй, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә республикада 2 миллион 763 мең 98 кеше катнашты, бу тавыш бирү исемлекләренә кертелгән кешеләрнең 90,83 процентын тәшкил итә.
2022 елда яңа төбәкләр кушылуга бәйле рәвештә Конституция текстына үзгәрешләр кертелде.
2022 елның 30 сентябрендә илебез тарихында мөһим вакыйга булды – Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин, сенаторлар, парламентарийлар һәм ил төбәкләре җитәкчеләре катнашты.
Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе Башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе Башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез: Русия составына керү турындагы референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узды. Барлык территорияләрдә дә халыкның күпчелеге Русия составына керүне хуплады. Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде.
Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыручы ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьтә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар булдырыла.
Башкортстанлылар Русия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге, үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Конституция көнен беренче тапкыр рәсми бәйрәм итү 1994 елда була. Шуннан бирле бу көнне төрле тантаналы чаралар, дәүләт структуралары һәм җәмәгать оешмалары оештырган бәйрәм җыелышлары һәм митинглары уза. Эре шәһәрләрдә Конституция көненә багышланган концертлар һәм мәдәни чаралар үтә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.