-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 декабрь 2025, 14:40

Башкортстан республика Конституциясе көнен бәйрәм итә

Бүген, 24 декабрьдә, мөһим бәйрәм — Башкортстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1993 елда төбәкнең Төп законы кабул ителде, ул социаль-икътисади үсеш һәм иҗтимагый-сәяси тормыш өчен хокукый нигезгә әверелде.

Башкортстан республика Конституциясе көнен бәйрәм итә
Башкортстан республика Конституциясе көнен бәйрәм итә
Республика Конституциясе – ул Русия составындагы Башкортстанның күпгасырлык тарихы нәтиҗәсе. Ул, илнең терәк субъекты буларак, республиканың уникаль статусын ныгытты һәм бөтен төбәк хокукый системасы өчен нигез булды. Шул ук вакытта Конституция гармонияле рәвештә Гомумрусия хокукый кырына язылган, бу исә Башкортстанга уңышлы үсәргә мөмкинлек бирә.

Бу инде - төбәк тарихында дүртенче Конституция (1925, 1937 һәм 1978 еллар актларыннан соң), һәм ул беренче тапкыр республиканың үзендә аның мәнфәгатьләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнде. Ул Русия Конституциясеннән нибары 12 көнгә «кече», аның нигезендә — җитди төбәк өстәмәләре белән барлык төп нигезләмәләр. Башкортстанның Төп законы дәүләт төзелеше нигезләрен, властьны бүлүне, кеше хокукларын һәм иреген ныгытты.

"Башкортстан Конституциясе безнең ата-бабаларыбызның мирасын, телләребезне, мәдәниятебезне, халыкларыбыз дуслыгын, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклый. Без бергә эшлибез, алга таба хәрәкәт итәбез, һәркем үз урынында безнең уртак Ватаныбызны яклый. Һәрвакыт шулай булачак”, - дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Өч дистә елдан артык вакыт эчендә Башкортстан Конституциясенә берничә тапкыр мөһим үзгәрешләр кертелде. Бигрәк тә киң колачлы эш 2020 елда Русия Конституциясенә республика халкы тарафыннан хупланган төзәтмәләрдән соң башланды. Ул вакытта республика халыкларының мәдәни үзенчәлеген яклау, этномәдәни һәм тел төрлелеген саклау, мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм яклау турында нигезләмәләр беркетелгән иде.

Төп документтагы соңгы мөһим яңалыкларның берсе – 2023 елның 1 гыйнварыннан Конституцион суд урынына Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай каршында Конституция советы төзелү. Бу орган закон проектларының Башкортстанның Төп законына туры килүе турында бәяләмә бирә.

“Башкортстан Конституциясе – безнең төбәк үсешенең төп юнәлешләрен, аның социаль-сәяси һәм икътисади тормышының нигезләрен билгели торган фундаменталь норматив-хокукый акт. Бу - безнең киләчәгебез төзелә торган тере нигез. Аның ярдәмендә хокук тәртибе, сәяси тотрыклылык, социаль иминлек һәм мәдәни чәчәк ату тәэмин ителә, бу Башкортстанны Русия Федерациясенең көчле һәм үсеш алучы субъекты итә”, – дип билгеләп үтте юридик фәннәр докторы Руслан Зәйнуллин.

Фото: bashinform.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас