-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 декабрь 2025, 21:27

Без коткаручылар белән горурланабыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия коткаручысы көнендә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Без коткаручылар белән горурланабыз!
Без коткаручылар белән горурланабыз!

"Хөрмәтле иптәшләр! Сезне чын күңелдән Русия Федерациясе Коткаручылар көне белән котлыйм!

Коткаручы - ул көчле рухлы кешеләрнең үзенчәлекле бурычы, яшәү рәвеше. Бүген без үзләре өчен югары осталык һәм фидакарьлек таләп итүче киеренке эш сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Узып баручы ел сезнең профессиональлегегезне һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне кабат раслады. Архангель районында сез су басу нәтиҗәләре белән көрәштегез, Стәрлетамакта аварияләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм иттегез, Уфада һәм Салаватта пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләренә каршы көрәштегез.

Көн саен сез алгы сызыкта. Төрле, кайчак бик катлаулы шартларда кеше гомерләрен коткарасыз. Янгыннар белән көрәшәсез. Кешеләрне суда батудан коткарасыз. Авария һәм бәхетсезлек очраклары нәтиҗәләрен бетерәсез. Сезнең бердәм хезмәтегез һәм оперативлыгыгыз нәтиҗәсендә быел гына да 1 800дән артык кешенең гомерен саклап кала алдык.

Атна саен диярлек сез безнең яугир якташларыбызга ярдәм итү өчен махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойларны озата барасыз. Моның өчен сезгә аерым рәхмәт. Бу хезмәтләрнең барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре, батырлыклары һәм ватанпәрвәрлекләре өчен рәхмәт белдерәм.

Яңа ел алдыннан сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!

Һөнәри бәйрәм белән, хөрмәтле коткаручылар!" - диде Башкортстан Башлыгы.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас